Башкортостанда колынны коткарганда ир-ат һәлак булган

Аның үлеме сәбәпләрен Дәүләт хезмәт инспекциясе тикшергән, ул эш бирүчене гаепле дип саный.
Фаҗига 27 сентябрьдә булган. «Рощинский» совхозының ат фермасы җитәкчесе ат караучы булып эшләүче абыена төшке аш илтергә бара. Анысы совхоз территориясендә Куганак елгасы артында атлар көтә. Төшке ашны ашагач, ирләр атларны икенче ярда урнашкан фермага куарга була. Көтү елганы үтеп чыга, әмма бер колын суда кала. Малга ярдәм итәргә кирәген аңлап, ферма җитәкчесе машинаның багажнигыннан бау ала да куакларга буталган колынга таба бара.

— Хезмәткәр хайванны ярга тарта башлаган булган инде, ләкин кинәт абыйсына кычкырып, суга егылган. Ярдәмгә якында эшләгән ирләр килгән. Алар зыян күрүчене алып чыгара һәм ашыгыч ярдәм чакырта. Бирегә килгән бригада ирнең үлемен раслый. Ул суга бату нәтиҗәсендә механик асфикциядән үлгән , — дип хәбәр иттеләр Дәүләт хезмәт инспекциясендә.

Аның үлеме өчен эш бирүче җавап бирәчәк.

"Кызыл таң"

Фикер өстәү