Рөстәм Миңнеханов тагын өч яшь татарстанлының яңа ел хыялын тормышка ашырачак

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов агросәнәгать комплексын үстерү мәсьәләләре буенча Россия Дәүләт Советы утырышы барышында янә «Теләкләр чыршысы» иреклеләр акциясенә кушылды. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу юлы Рөстәм Миңнеханов чыршыдан яңа ел теләге белән берьюлы өч открытканы алды. Анда Чаллыдан сигез яшьлек Радмир чын самолет кабинасында утырырга һәм пилот белән аралашырга хыяллана, Алабугадан алты яшьлек Данисның чын янгын сүндерү частендә буласы килә, ә Нурлат малае Кирилл хыялында – планшет.

Элегрәк республика Президенты унбер яшьлек Әмирхан Садыйковның хыялын тормышка ашырды — малай апасы белән вертолетта очарга теләгән иде. Рөстәм Миңнеханов чыршыдан әлеге открытканы 24 декабрьдә Татарстан Дәүләт Советы утырышында алды.

Шул ук көнне кичен республика җитәкчесе «Ел җитәкчесе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында чыршыдан Чистайдан ундүрт яшьлек Айгөл Хәйруллинаның открыткасын алды. Айгөл «Ак Барс» матчында булырга һәм хоккейчылар белән аралашырга теләвен белдергән. Аның хыялы Яңа елда тормышка ашырылачак.


Фикер өстәү