Казанда сәүдә павильоннарында янгын чыккан

Казанның Авиатөзелеш районында төзелеп килә торган сәүдә павильонында янгын чыккан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Министрлык мәгълүматларыннан күренгәнчә, Белинский урамында, элегрәк кош базары урнашкан җирдә, лареклар яна.

Урында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре эшли.


Фикер өстәү