Казан янында янгын сүндерүчеләр төзелеп килә торган йортта чыккан янгынны сүндерә, дип хәбәр итә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Бүген 16:39 сәгатьтә янгын сүндерү хезмәтенең 101 номерына Салмачы бистәсенең Үзәк урамында төзелеп килә торган ике катлы йорт януы турында хәбәр итәләр.
Хәзерге вакытта урында янгын сүндерүчеләр эшли. Зыян күрүчеләр юк.