Башкортстанда 1922 елгы ачлык турында тарихи фильм төшерәләр

Башкортстанда «Хәйбулла» тарихи фильм төшерәләр. Фильмны төшерүчеләр моны драма-притча булачак дип планлаштыра. Триллерны җәй көне төшерә башлаганнар һәм быел кышын дәвам итәләр, дип яза «Башинформ» агентлыгы.

Фильм Баймак районында яшәгән гаиләнең чын тарихына нигезләнгән. Сюжет башкорт халкын миллионга киметкән 1922 елгы ачылыктан башлана.

Фильм төшерү өчен локацияләр табылган, актерлар төркеме расланган, төшерү командасы тулысынча тупланган. Фильмның тизеры эшләнгән һәм 20 нче еллардагы әлеге фаҗига шаһитларының нәсел дәвамчылары истәлекләренә нигезләнгән «Зур ачлык» документаль фильмы төшерелгән.


Фикер өстәү