Нурлат районында фаҗига булган

Татарстанның Нурлат районында ир-ат йорты белән бергә янган.  Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген 5.00 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Петровский бистәсендә Ленин урамында йорт һәм ишегалды корылмалары януы турында хәбәр килгән.

Янгын сүндерүчеләр бары тик 7.00 сәгатьтә генә янгынны тулысынча сүндерә алган. Корылмаларны тикшергәндә ир-ат мәете табылган. Янгын 75 кв.метрга зыян китергән. Фаҗига сәбәпләре ачыклана.


Фикер өстәү