Бер ир әнисенең мәете белән елдан артык яшәгән

Самарадагы бер йорт фатирында пенсионер мәете табылган. Хатынның мәете фатирда ел ярымга якын яткан дип фаразлана.

Шаһитлар әйтүенчә, хатын инвалид улы белән яшәгән. Ир әнисенең 2019 елның 19 августында ук үлгәнлеген әйткән, тик бер елдан артык вакыт үткәннән соң гына.

Ул аны акчасы булмаганлыктан җирли алмаган һәм келәмгә төреп, бүлмәдә тоткан.

Ир дустын өенә кунакка чакырганнан соң сер чишелгән. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.


Фикер өстәү