Татарстанда 1,3 млн сумлык орлык урлаучыларны хөкем итәчәкләр

Татарстанда складтан 1,3 млн сумлык орлык урлаган кешеләрне хөкем итәчәкләр. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Май уртасында биш билгесез кеше йозакны ватып, Чүпрәле районының Кече Уби авылындагы агрофирма территориясенә бәреп кергән. Җинаятьчеләр каравылчыны бәйләп куйган һәм 1 млн 300 мең сумнан артык суммага элиталы сортлы шикәр чөгендере орлыкларын урлаган.

Әлеге факт буенча оешкан төркем тарафыннан аеруча зур күләмдә талауга бәйле җинаять эше кузгатылган.

Эзләү чаралары барышында полиция хезмәткәрләре Ульяновск өлкәсеннән биш кешенең бу эшкә катнашы булуын ачыклаган. Алар — элек урлашу өчен хөкем ителгән беркайда да эшләмәүче 46 яшьлек, шулай ук 45 яшьлек эшсез һәм алдашу өчен элек хөкем ителгән 25 яшьлек эшсез ир-атлар һәм 23 яшьлек ике егет.

Аларның икесе хәзер сак астына алынган, берсе — өй аресты астында, ә калганнарына читкә китмәү шарты куелган.

Тикшерү материаллары Татарстан Республикасы Чүпрәле районы судына тапшырылган.

"Татар-Информ" 

Фикер өстәү