Кар булмауның зыяны бармы?

Һава торышының начары булмый, диләр, шулай да күңел кышның ап-ак карлы булуын көтә. Бу көннәрдә күпләрдән “кар булмагач, Яңа ел кәефе дә юк” дип ишетергә туры килә. Бер җебетеп, бер катыргач, аяк асты да бозлавыкка әйләнеп куйды. Таеп егылып, җәрәхәт алучылар саны да артты, ди белгечләр. Аномаль җылы, карсыз кыш уҗымнарга ничек тәэсир итәр? Яңа елны каршы алган көннәрдә синоптиклар нинди һава торышы вәгъдә итә? Без шуларны белештек. 

Быелның декабре халык хәтерендә менә шулай карсыз кыш булып сакланып калыр, ахры. Синоптиклар мәгълүматларына караганда, Казанда декабрьдә нибары 27 мм явым-төшем генә яуган. Бу – норманың  63 проценты дигән сүз. 1877 елның декабре тагын да карсызрак булган. Ул елны бөтенләй дә кар төшмәгән икән.

КФУның экология һәм табигатьтән файдалану институтының атмосфера метеорологиясе, климатологиясе һәм экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев сүзләре буенча, 2019 – 120 ел эчендә иң җылы алты елның берсе булып тарихка кереп калачак. Узып баручы ел температура күрсәткечләре буенча, гомумән, аномаль булган. Җәй салкын иде. Тарихка ул соңгы 25 елдагы иң салкын җәй булып кереп калды.  Кышның беренче ае да җылы һава торышы буенча рекорд куя. Аның каравы, мондый декабрь һава торышына бәйлелеге булган кешеләр өчен бик уңай икән. Белгечләр әйтүе буенча, һава басымы кинәт төшмәгәч, кешеләр үзләрен яхшы хис иткән.

Гадәттә, ап-ак карны без Яңа ел көннәрендә көтеп ала торган идек. Быел да шулайрак булыр төсле. Синоптиклар 31 декабрь һәм 1 гыйнварга каршы төндә күп итеп кар явачак дип ышандыра. Шулай да юл хезмәткәрләре җиңел сулап куя ала: кар көртләре күзәтелмәячәк, ди алар. Гомумән алганда, быел кышын 40–45 см кар төшәр төсле. Мондый  хәл – Татарстан  өчен гадәти күренеш.

Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, Яңа ел төнендә һава температурасы кабат күтәреләчәк. Бу көннәрдә терекөмеш баганасы ун градустан түбәнрәк булса, тиздән ноль градус тирәсенә якынлашачак. Шуңа күрә Яңа ел төне карлы, буранлы һәм җылы булыр дип фаразларга мөмкин. Синоптиклар гыйнвар да җылы булыр, дип ышандыра. Бераз суыклар февральдә генә күзәтеләчәк икән.      

 Уҗымнар ни хәлдә? 

Кар безгә “Яңа ел кәефе” булдыру өчен генә түгел, ә уҗымнарның исән-сау кышлавы  өчен дә кирәк. Бу хәл авыл халкын, агрономнарны да борчуга сала.

– Карсыз кышның уҗымнарга начар тәэсир ясавы бар, – ди агроном Илнур Габдрахманов. – Кар булмаган килеш кинәт суыклар китереп бәрсә, уҗымнарны югалту куркынычы арта. Әгәр кыш буе кар аз яуса, туфракта дым да булмаячак.

Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган мәгълүмат буенча, көз көне 494 мең гектар мәйданга уҗым культуралары чәчелгән. Аларның 370 меңе – көзге бодай, 12 мең гектары – көзге арыш.

– 395 мең гектар мәйдандагы бөртеклеләр (80 проценты) кышка яхшы хәлдә керде, 74 мең гектар мәйдандагысы (15 процент) канәгатьләнерлек иде. Чәчелгән 5 процент иген тишелеп чыкмады, – диделәр министрлыкның матбугат хезмәтендә.

Татарстанның “Россельхозцентр”  идарәсе мәгълүматлары буенча, 19 декабрьгә үткәрелгән тикшеренүләр, үсемлекләрдәге шикәр күләме кышны имин чыгар өчен җитәрлек булуын күрсәткән. Татарстанның Кама буе зонасында уҗымнардагы шикәр – 25–28 процентны, Көнбатыш Кама аръягында – 21–27 процентны, Көнчыгыш Кама аръягында 16–29 процентны, Идел буе районнарында 23–28 процентны тәшкил итә.  Кышка кергәнче үсемлекләрдә шикәр 25 проценттан күбрәк булса яхшы.

Белгечләр әйтүенчә, хәзерге вакытта кырларда 0–10 см калынлыгында кар түшәлгән. Ләкин игеннәр бөтен шартларны үтәп чәчелгән, туфрак яхшы эшкәртелгән булса, кар аз булуның зыяны юк, ди алар. “Әлегә көннәр җылы тора. Шуңа күрә уҗымнар һәлак була, дип зар елар сәбәп юк”, – ди белгечләр.

Зөһрә Садыйкова

 

 


Фикер өстәү