Менделеевскида хатынын һәм ике баласын үтергән җинаятьче үзен атуларын сораган (ВИДЕО)

3 декабрь көнне Менделеевскида  41 яшьлек ир-ат элек бергә яшәгән хатынын, үги һәм үз улларын пычак белән кадап үтергән. 12 яшьлек тагын бер үги малае исә тәрәзәдән сикереп качкан дип хәбәр иткән идек.

Җинаять кылган Айнур Харисов үзен атып үтерергә кирәк дип саный. Бу хакта ул суд барышында хәбәр иткән.

Менделеевск шәһәр суды 41 яшьлек Айнур Харисовны ике айга СИЗОга яптырган. Харисов судта балаларын үтерергә теләмәвен, хатынының гомерен өзгәннә соң, үзенә дә кул салырга җыенуын сөйләгән.

Әмма хатынын пычак белән чәнчегәннән соң, ул, туктый алмыйча, 19 яшьлек үги улына һәм 2 яшьлек үз улына да ташланып, аларның да гомерен өзә. Ул шулай ук 12-яшьлек үги улына да пычак күтәреп килә, әмма анысы эчке киемнән генә тәрәзәдән сикереп кача һәм фаҗига турында хәбәр итә.
Харисовны иртәнге якта йортның аскы катында тоткарлыйлар. Тикшерү комитеты аңа карата «Ике һәм аннан да күбрәк кешене, шул исәптән балигъ булмаганны үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгата. Соңгы карарны суд 3 февральдә игълан итәчәк.

Хәзер Менделеевскта исән калган малай өчен акча җыялар.

ВИДЕО: социаль челтәр

Фикер өстәү