Татлы чирнең ачы хикмәтләре

Яңа ел бәйрәмнәреннән соң шикәр чире белән авыручылар күбәя икән. Моның сәбәбе бик гади: бәйрәм табыны баллы-татлыдан сыгылып тора: конфет, торт, өйдә әзерләгән камыр ризыклары, газлы эчемлекләр… Бала-чага барысына да кызыга. Тыя башласалар, өлкәннәрдән качып ашый.

Артыгын ашаудан ашказаны асты бизенә авырлык төшә һәм шикәр чире килеп чыга. Икенче төр диабетның килеп чыгуы нәкъ менә ашау-эчүгә бәйле. Әлбәттә, татлы ризык ашаган барлык бала да авырый, дигән сүз түгел. Шикәр авыруы булганда бала суны күп эчә, күп ашый, бәвеле еш бүленеп чыга. Аның хәле китә, йокымсырап йөри, ирене кибә. Әлеге чирнең нәрсә икәнен яхшы беләм. Балачак дустым, туганым Рәмзия аның белән 13 яшьтә авырый башлады. Әти-әнисе чирне җиңәргә нәрсә генә эшләп карамады, Рәмзияне кая гына алып бармады. Дустым хастаханәдә еш ятты, инсулинны үзенә-үзе кадый иде. Тора-бара аңа җайлашты да кебек. Мәктәпне тәмамлагач, эшкә керде, кияүгә чыкты. Табиблар каршы килсә дә, бала тапты. Кызы сау-сәламәт туды. Бүген ике оныгы үсеп килә. Рәмзиябез генә юк, яшь ярымлык кызын калдырып, 25 яшендә китеп барды ул…

https://vatantat.ru/2019/11/balalar-psihika-%d2%bb%d3%99m-s%d3%99lam%d3%99tlekk%d3%99-zyyan-kiter%d3%99-torgan-bally-t%d3%a9jm%d3%99l%d3%99r-kullana/

Щприц кайната идек…

Диабет белән авыручы инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе Илшат Гариповта да шикәр чирен 13 яшьтә тапканнар.

– Аңа кадәр гриппның бик көчле формасы белән авырдым. Мәктәптә бик күп су эчә башладым. Су эчәм дә, бәдрәфкә чабам. Ике атналап шулай йөрдем, – ди Илшат. – Иреннәрем, телем зәңгәрләнде. Әти-әни, аптырап, сырхауханәгә алып киттеләр. Анализ алгач, хастаханәгә яткырдылар, – ди ул. – Кандагы шикәр бер төште, бер күтәрелде. Инсулин кадау өчен шприцларны кайната идек. Бер генә тапкыр кулланыла торганнары булмады. Аннары стерилизатор сатып алдык. Энәләрне шул спиртка сала идек. Энәләр үтми,  очын үткенләп утыра идек. 1990 елларда шприц ручкалар пәйда булды. Аннары кандагы шикәрне үлчәп торырга глюкометр барлыкка килде. Элек инсулин күләмен белү өчен сырхауханәгә барып, кан анализы тапшыра идек. Аның нәтиҗәсе бер атнадан гына әзер була иде. Минем белән авырый башлаган кешеләрнең күбесе исән түгел инде. Төрле өзлегүләрдән иртә киттеләр. Кемнеңдер аягын кистеләр, бөере эшләми башлады, сукыраючылар да булды. Хәзер шикәр чире белән авыручының тормышы яхшы якка үзгәрде. Диабет белән авыручылар олыгайганчы гадәти яшәү рәвеше алып бара ала. Помпалы инсулин дәвасы кулланылышка  керде. Ул ашказаны асты бизен җайга салып, инсулинны нормада тотарга ярдәм итә. Помпа тәнгә беркетелә.

Мөмкинлекләр табылган

Помпа диабет белән авыручыга бушлай бирелә. Дөрес, аны үз акчасына сатып алучылар да бар. Быелдан башлап федераль ташламага ия кешеләргә инсулин помпасы өчен расход материалларын да бушлай бирә башладылар. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы төбәктәге ташламага ия кешеләргә дә бушка бирдерү мөмкинлеген тапкан. Алар аны киләсе елдан ала башлаячак. “Помпа белән кыенлык булды, аны хәл иттек. Тест-полоскалар алуда кыенлыклар бар. Шикәр чире белән авыручылар оештырган ватсап төркеменә мине дә керттеләр. Барлык проблемаларны беләм”, – диде сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков ел йомгаклары матбугат конференциясендә.

– Республикада 1 меңнән артык бала диабет белән авырый. Ел саен 40–50 яңа очрак табыла, – ди республика балалар клиник хастаханәсенең “Сәламәтлек” үзәге җитәкчесе, табиб-эндокринолог Гүзәл Яруллина. – Калкансыман бизнең кечкенә генә өлешендә инсулин эшләп чыгаручы бета күзәнәкләр бар. Аларның үлүе организмда инсулин кытлыгы китереп чыгара һәм диабет башлана. Диабет ике төрдә була. Беренче төр вакытында организм инсулинны җитәрлек бүлеп чыгара алмый. Икенче төре белән авыручыда инсулин җитәрлек, ләкин аны организм тиешенчә үзләштерми. Балалар күбесенчә беренче төр диабет белән авырый. Ул табылган икән, инсулинга бәйлелек килеп чыга. Кандагы шикәрне үлчәрга, инсулин инъекциясе ясап торырга кирәк.

Кызамык, кызылча кебек йогышлы чирләр белән авырганнан соң диабет башланган очраклар да бар икән. Бу йогышлы чирләрнең вируслары да бета күзәнәкләрне үтерә. “Балабыз көчле стресстан соң авырый башлады”, –  дип килүчеләр дә бар. Бер гаиләнең бик яраткан мәче баласы машинага тапталып үлгән. Шуны күреп торган сабыйда озакламый шикәр чире башланган, – ди табиб-эпидемиолог. – Болар авыруның килеп чыгуына төп сәбәп түгел. Алар чирне кузгатучылар гына, ул эчтә булган инде. Бу күренешләр чир килеп чыгуны тизләткән генә.

http://vatantat.ru/2019/10/s%D3%99lam%D3%99tlekk%D3%99-zyyan-kitermi-torgan-%D3%A9j-%D2%97yeshtyru-ysullary-ki%D2%A3%D3%99sh/

Нәрсәдән килеп чыга?

Белгечләр аның нәрсәдән килеп чыгуын төгәл генә әйтә алмый. “Нәселгә бәйлелек бар. Ир дә, хатын да беренче төр диабет белән авырса, балаларында да әлеге чир килеп чыгу куркынычы зур, – ди Гүзәл Яруллина. – Кайбер гаиләдә әти-әнисе авырмый, ә ике баласында да шул чир. Нәрсә генә булса да, югалып калырга ярамый. Чит илләрдә диабетны авыруга санамыйлар. Инсулин кадыйлар да гадәти тормыш алып баралар: укыйлар, эшлиләр, гаилә коралар. Әйтик, ашказаны гастриты белән авыручы дару эчә дә авыртуны вакытлыча басып тора бит. Диабет булганда да шулай: кеше аңа ияләнә, гаиләсе шуңа җайлаша. Безнең балалар да башкалардан калышмый: укыйлар, эшлиләр, спорт белән шөгыльләнәләр, гаилә коралар, бала табалар. Тик өзлегүдән сакланырга кирәк.

Нәрсәләр бирелә?

Шикәр чире белән авыручы балага инсулин, аны кадау өчен шприц ручкалар бирелә. Бала 5–6 яшьтән инсулинны үзенә үзе кадый ала башлый. Шприц ручка ватылса, аны алмаштыруда проблема юк. Эндокринологлар фикеренчә, инсулинны көнгә берничә тапкыр тикшереп тору әйбәт. Бала диабет белән яңарак кына авырый башлаганда, ешрак тикшерәләр. Аннары шикәрнең артканын яки нормада булуын ул үзе дә аңлый башлый. Шикәрне белү өчен тирегә урнаштыра торган җайланмалар да бар. Ул очракта инсулинны кан чыгармыйча гына ачыклыйлар. Бу җайланмалар бушлай бирелми, аларны сатып алырга кирәк. Шикәр чире белән авыручы балаларга инвалид группасы бирелә.

Ничек сакланырга?

– Авыруны булдырмый калу өчен махсус профилактика чарасы юк, – ди Гүзәл Яруллина. – Икенче төр диабет белән авырмас өчен сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, татлы ризыклар белән мавыкмаска киңәш итәбез. Диабет белән күбрәк мәктәп балалары авырый. Сирәк булса да, ул 6 айлык балаларда да табыла. Әти-әнисе диабет белән авырый икән, ул гаиләдәге балаларны да тикшереп торабыз. Авыл баласы авырып китсә, педиатрлар республика балалар клиник хастаханәсенә җибәрә. Авыру баланың шикәре 27–30га кадәр күтәрелергә мөмкин. Ул 3,3–5,5 м/моль булганда нормада санала. Кеше үзе дә балалар республика клиник хастаханәсенең кабул итү бүлеге аша белгечләргә күренә ала. Авыру табылган икән, ризыкны ничек әзерләү, инсулинның ничек тәэсир итүе, өзлегү килеп чыкмасын өчен нәрсә эшләргә ярый, нәрсә ярамавы хакында сөйлибез. Хастаханәдә диабет белән авыручылар мәктәбе эшли. Баласы авырган һәр гаилә шул мәктәпне уза.

Фәния Арсланова

Белгеч фикере

Фәрит Акмалов, табибпедиатр:

– Шикәр чире аз авырлыкта туган балаларда да табыла, чөнки сабый җитлекмичә туа, ашказаны асты бизе тиешенчә эшли алмый. Диабет килеп чыгу куркынычы булган балаларны тикшертеп торырга кирәк. Ул кечкенә чакта беленмичә, балигълык яшенә кергәч башланып китәргә мөмкин. Хәзер икенче, өченче стадиядә артык авырлык җыйган, симергән балалар саны арта. Авырлык артык булу үзе үк диабет башланырга юл ача. Ата-аналар шуны аңлап җиткерми, балаларны татлы ризыклардан чикләми. Чир килеп чыгу куркынычы янаган вакытлар: 5–6, 12–14 яшьтә. Бу чор кандагы лейкоформуланың үзгәргән чагы. Стресс та шуңа китереп җиткерә ала. Бу вакытта организмдагы бөтен мускуллар кыскара. Ашказаны асты бизендә дә шундый үзгәрешләр була, күзәнәкләр үлә.


Фикер өстәү