Яңа ел бәйрәмендә «Юк!» дип әйтә белегез

Артык килограммнар, баш калкыткан хроник чирләр… Көтеп алган Яңа ел яллары еш кына әнә шундый күңелсез күренешләр белән дә истә кала. Яңа ел кичен сау-сәламәт уздыруның сере нидә? Озын бәйрәм яллары табиб бусагасын таптап үтмәсен өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк? Табиб-терапевт, гастроэнтеролог Индира ГЫЙМАЛТДИНОВА белән әлеге сорауларга җавап эзләдек.

– Индира Мөнировна, бәйрәм көннәрендә иң актуаль булган сорауга ачыклык кертик әле. Яңа ел ялларында артык авырлык җыймас өчен, нәрсәләр эшләргә кирәк?

– Күпләр бәйрәм алдыннан үз-үзенә: «Яллардан соң диетага утырам», – дип вәгъдә бирә. Болай эшләргә ярамый. Ник дигәндә, шул хакта уйлап, бәйрәм кичендә артыгын ашап ташлавыгыз бар. Артык килограммнар җыймас өчен, ач карынга исерткеч эчемлек эчүдән сакланыгыз. Хәмер калориягә бай булуыннан тыш, аппетитны ача, организмнан су чыгуны тоткарлый. Исерткеч эчемлек кулланган кеше күпме ашаганын да белештерми. Ашыкмыйча ашау да артык авырлыктан саклый. Баш миендә туклык хисе тусын өчен, 20 минут вакыт кирәк. Шуңа күрә ризыкны яхшылап чәйнәп, ашыкмыйча гына ашагыз. Бәйрәм ялларында көнгә 4–5 тапкыр аз-азлап ашасагыз, хәерле. Бер ашау белән икенче ашау арасында өч сәгать аерма булсын. Табын янында җыелган калорияләрне чана, чаңгы, тимераякта шуып «яндырырга» тырышыгыз.

– Бәйрәм табыны әзерләгәндә нәрсәне истә тотарга кирәк?

– Хәзер күпләр Яңа ел табынының классик вариантыннан баш тарта. Без бит бәйрәм өстәлендә элек-электән «Тун астындагы сельдь», «Оливье» салатлары, кыздырылган каз булганга күнеккән. Хәзер исә арабызда бәйрәм табынына дигән ризыкларны парда яки томалап пешерүчеләр шактый. Болай эшләгәндә, ризык бик җиңел үзләштерелә. Гомумән, бүген дөрес туклануга күчүчеләр саны көннән-көн арта бара. Шуңа күрә хәзерге бәйрәм табыннарында әллә ни зур куркыныч сагалый дип әйтә алмыйм.

– Өстәл белән ике арада узган бәйрәм ялларында кемнәргә үз сәламәтлегенә аеруча игътибарлы булырга кирәк?

– Бәйрәмдә ачы-төче, кыздырылган ризык ашау эзсез югалмый. Бәйрәм чорында иң беренче чиратта ашказаны, эчәк авырулары баш калкыта. Шуңа күрә бу чорда безгә күбрәк эч авырту, сару кайнау, кикергәндә ачы су килеп тилмертү, эч кату, күңел болганудан зарланучылар мөрәҗәгать итә. Гастрит, үт куыгы белән ашказаны асты бизе ялкынсынудан тилмергән кешеләр Яңа ел ялларында аеруча сак булсын иде.

Бәйрәм ялларында түбәндәге хаталардан сакланырга кирәк:

– Кайберәүләр бәйрәм алдыннан, бушанам дип, ач тора. Бу – бик зур хата. Озак вакыт ашамый торып ашаганда ашказанына икеләтә зур зыян килә. Шуңа күрә бәйрәм алдыннан тамагыгыз тук булсын.

– Кунакта хуҗалар кыстаган саен, «яхшы түгел» дип, тәлинкәгә салган бар ризыкны ашап бармагыз. «Юк» дип әйтә белегез.

– Мөмкинлек булса, кечкенә тәлинкәдән ашарга тырышыгыз. Анда салынган ризык карап торышка бик күп кебек тоелса да, чынлыкта сез бик аз күләмдә ашаячаксыз.

– Ризык янында артык озак утырып, басып, ятып торырга да киңәш итмәс идем. Үзегезгә берәр шөгыль табасызмы, биисезме, якыннарыгыз белән аралашып, йә булмаса телевизор карап ял итеп аласызмы – мөһим түгел. Иң мөһиме – өстәл яныннан вакытында китә белергә кирәк.

– Десерттан баш тартыгыз. Төнгә каршы баллы ризык ашау – организм өчен зур сынау.

– Игътибар иткәнегез бардыр: бәйрәм табыны янында, гадәттә, берәүләр сөйләгәндә, икенчеләр тыныч кына ашавын белә. Әңгәмәгә сез дә кушылыгыз. Табын янында җанлы аралашу ризык белән генә мавыгырга ирек бирмәс.

– Бәйрәм көнне дә гадәттәгечә 1,5–2 литр су эчәргә онытмагыз.

Динә Гыйлаҗиева

Фото: pixabay.com

 


Фикер өстәү