«Җинаятьтән кала, теләсә нәрсә турында сөйләшә алабыз»: сердәш булырга тәкъдим итүчеләр пәйда булган

Соңгы арада күпләрнең юлдашына әверелеп баручы психологларның көндәшләре барлыкка килгән. Бушлай белдерү сайтларында бер сәгатькә дус, сердәш булырга тәкъдим итүчеләр пәйда булган. Кыска вакыт эчендә алар популярлык та казанырга өлгергән. Әйтик, барыбызга яхшы таныш «Авито» порталында соңгы өч айда алар белән кызыксынучылар өч тапкыр арткан.

Сер сөйләргә, эчеңне бушатырга якын кешең булмаса яки сине аңлаучы табылмаса, телефон номерын җыясың да трубканы алган кеше синең моң-зарыңны күпме кирәк шулкадәр тыңлаячак. Акчаң гына булсын! Кешенең эч серләрен тыңлауның ярты сәгате 500 сумнан башлана. Араларында бу вакыт эчендә сиңа 300 сумга дус булып торырга ризалар да бар. Аралашу бер сәгатькә сузылса, 1000–1500 сум акчаңны чыгарып салырга туры киләчәк.

«Авито» порталы белгечләре моның ише игъланнарның пандемия чорында ук күренә башлаганлыгын әйтә. Әмма ул вакытта бу хезмәт алай ук популярлашып китә алмаган. Бүген исә сердәшләр кирәк.

Белдерүләр тактасында урын алган шундый бер сәгатьлек «дуслар» белән без дә элемтәгә кереп карарга булдык. Иң беренче очраган белдерүдә күрсәтелгән номерны җыям. Үзен Люция дип таныштырган ахирәткә ике тапкыр шалтыраткач кына эләгә алдым. Трубкада ягымлы тавыш ишетермен дигән өметләрем акланмады. Телефон аша бер сәгатьлек дусларның ниндирәк булуын күзаллау өчен, сөйләшүебезне үзгәртмичә бирәм.

– Алло, Люция? Исәнмесез!

– Тыңлыйм (коры гына).

– Белдерү буенча шалтырата идем.

– Шуннан? (Тавыш дигәнең бу сүздән соң да йомшармады).

– Бер сәгатькә дус булам дип игълан калдырган кеше сез буласыздыр бит?

– Әйе (шундый ук коры тон белән).

Пауза.

– Сезнең белән теләсә нинди темага сөйләшергә буламы?

– Була. Мин телефоннан гына эшлим. Сәгате 500 сум. Син сөйлисең – мин тыңлыйм. Җинаятьтән кала, теләсә нәрсә турында сөйләшә алабыз.

– Нинди җинаять?

– Үзегез кылган берәр җинаять турында сөйләп атсагыз, полициягә хәбәр итәсе булачак. Миңа проблемалар кирәкми (шаркылдап көлеп җибәрде).

– Әәә… Сез үзегез кем булып эшлисез соң?

– Көнкүреш кибетендә консультант, – диде ул, гадәттәгечә коры гына.

Соңрак шалтыратырга вәгъдә биреп, тизрәк трубканы куйдым. Люция «дускай» белән сөйләшкәч, күңелдә шулкадәр авыр хис калды. Аңа эч серемне бушату түгел, йомышым төшсә дә башка шалтыратмас идем, билләһи. Люциянең кибеткә килгән халык белән ничек аралашуы гына кызык. Җитмәсә, алар акча да түләми бит әле.

Диплом кирәкми

Роберт исемле ахирәт белән шунда ук уртак тел таптык. Трубканы алгач ук, көр тавыш белән, күптән аралашмаган дусты шалтыратканга сөенгән кешедәй сөйләшә башлады ул. Ни өчен шалтыратуыңны, нинди темага сөйләшәсе килгәнне дә сорап тормады. «Ничек хәлләр? Ни эшләр бетерә идең әле?» – дип сорады ул якын танышлар кебек. Баш авыртудан башлап, әле языла да башламаган мәкаләгә кадәр барысын да сөйләшеп чыктык. Газетадан икәнемне белгәч, сөйләшәсе килмәс дип шикләнгән идем. Аңа да исе китмәде. «Бер оешмада машина йөртүче булып эшлим. Буш вакытта шулай акча эшлим. Аралашырга яратам. Кеше белән уртак телне тиз табам. Бөтен кешенең сере миндә», – ди ул.

Робертның телефон аша дус була башлавына әле ярты гына ел икән. Ләкин шул вакыт эчендә шактый тәҗрибә туплаган. Мондый хезмәткә сорауның зур булуын бүген иң якын кешеләрнең дә бер-берсен аңламавы, әллә никадәр кеше арасында яшәп тә, үзен ялгыз хис иткән кешеләрнең күп булуында күрә ул.

– Миңа шалтыраткан һәр ике кешенең берсе сүзен «мине аңламыйлар» дип башлый. Аралаша торгач, ялгызлык, бала тәрбияләү, депрессия, армиядән кайткач ташлаган егетләр, каргыш, бозым – кыскасы, нәрсәләр турында гына сөйләшмибез. Конкрет сорау белән шалтыратучылар да бар. Әйтик, бервакыт бер кыз шалтыратып, ир-ат буларак хатын-кыз хыянәтенә мөнәсәбәтемне сорады, – ди Роберт. – Бу эштә дипломлы белгеч булырга кирәкми. Иң мөһиме – кешене тыңлый, юата, үсендерә белергә кирәк. Тормыш тәҗрибәм зур булмаса да, һәр нәрсәгә үз фикерем бар. Күп очракта әнә шуңа һәм мантыйкка таянам.

Сер тыңлаучы Робертның ярты сәгатьлек дуслыгы 700 сумнан башлана. Бергәләп кая да булса барып кайтырга, күрешеп сөйләшергә чакырсалар, бу хак ике мәртәбә арта икән. Кафе, кинотеатр ише чыгымнарны да чакырган кеше үзе түли. «Бер кеше дә шалтыратмаган, яисә рәттән өч-дүрт кеше белән сөйләшкән көннәр дә бар. Аена уртача 15000–17 000 сум акча эшлим», – ди Роберт.

Үз хезмәтләре өчен иң түбән хакны (ярты сәгать аралашу – 200 сум) куйган белдерү хуҗасы белән дә элемтәгә кердем. КФУның психология факультетында укучы 21 яшьлек Алинә исемле кыз булып чыкты ул. Студент кыз өчен бу – өстәмә акча эшләүдән бигрәк, укыганда алган белемнәрен практикада кулланып карау өчен менә дигән мөмкинлек тә икән. «Безгә белем биргән бер тәҗрибәле психолог соңгы арада аңа мөрәҗәгать итүчеләр саны артуын сөйләгән иде. Халык бүген илдә барган хәлләрне аңлый алмыйча, андый чакта үз-үзен ничек тотарга белмичә аптырый. Минем күбрәк әнә шул кешеләргә ярдәм итәсем килә. Сәясәтне аңлап бетермәсәм дә, мондый чакта югалып калган кешегә булачак белгеч буларак психологик ярдәм күрсәтәсем килә», – ди ул. Шулай да әлегә Алинәгә нәкъ менә шушы сорау белән мөрәҗәгать итүчеләр бармак белән генә санарлык икән. «Бер сәгатьлек дуска мохтаҗ кешеләр, нигездә, ялгызлыктан зарланып, гаделсезлек, хыянәт һ.б. турында сөйләшәсе килеп шалтырата», – ди ул.

Зыяны күбрәк

Казан дәүләт медицина университетының клиник психологы Эльмира Миассарова мондый җайлы «дуслар»га сагаеп карый. «Сезнең белән кем сөйләшеп утырмас? Бәлки, сез берәр мошенникка шалтыраткансыздыр? Хәлегезгә кергән булып, үзенә кирәкле мәгълүматны җыяр да төп башына утыртыр. Аннары мондый ясалма «дуслык»ның кеше психикасына да, файдасыннан бигрәк, зыяны күбрәк», – ди белгеч.

Эльмира ханым, ни өчен соңгы арада күпләр бер сәгатьлек «дуслар» эзли башлады икән?

–  Кеше белән авыр аралашкан, уртак тел таба белмәгән, ялгызлыктан тилмергән, ниндидер куркуларыннан арына алмаган кеше еш кына психологка мөрәҗәгать итә. Әмма соңгы арада килеп туган вазгыять яңа сәбәпләр китереп чыгарды. Бүген җәмгыятьтә киеренкелек, тискәре уй-фикерләр арту күзәтелә. Кешегә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәрлек, бигрәк тә транспортта, кибеттә кешегә бер сүз әйтерлек түгел. Ипләп кенә булышасы урынга, кызып китәргә, дорфа җавап кайтарырга гына торалар. Бүген хәтта бер гаилә булып, бер түбә астында яшәп ятучылар да бер-берсен аңламый. Ник дигәндә, илдә, дөньяда барган хәлләргә карашлары аерыла. Кемдер бу хәлләрне хуплый, кемдер кискен каршы. Нәтиҗәдә, гаиләдә ызгыш, талаш, бер-береңне кимсетү кебек ямьcез күренешләр башлана. Шул рәвешле кеше үз уйлары, фикерләрен уртаклашыр кеше таба алмый интегә. Телефон аша гына ялгана торган мондый бер сәгатьлек «дуслык»ның популярлашуы, нигездә, әнә шуңа бәйле.

Психологка мөрәҗәгать итcәң, моң-зарларың белән бүлешеп, эчеңне бушату белән генә чикләнә алмыйсың. Проблеманы хәл итү өчен, белгеч әйткәннәрне эшләргә, тырышырга туры киләчәк.  Күпләр исә моңа риза түгел. Мәсьәләнең көч түкмичә, үзеннән-үзе җайлы гына хәл ителүен телиләр. Бер сәгатьлек «дус»ка исә эчеңне бушатасың да, вәссәлам. Ул тәнкыйтьләми, ниндидер авыр сораулар биреп аптыратмый, нәрсә дә булса эшләвеңне таләп итми. Алар поездда барганда танышкан юлдашны хәтерләтә. Син аны беренче һәм соңгы тапкыр күрәсең, шуңа күрә курыкмыйча эч серләреңне чишә аласың. Кешегә рәхәт булып китә, проблема да юкка чыккан кебек тоела. Әмма бу – вакытлыча рәхәтлек, үз-үзеңне алдау гына.

Кешенең үзгәрәсе, артыгын селкенәсе килми. Шуңа күрә шундый җиңел юлларны эзлиләр. Кешенең гаджетлар колына әйләнеп, виртуаль аралашуга өстенлек бирүенә дә, нигездә, әнә шул җиңел юллар эзләве сәбәпче бит. Килеп туган вазгыятьтә кайбер социаль челтәрләргә керү чикләнде. Андагы җиңел аралашуга ияләнгән кеше хәзер моның башка юлларын эзли. Бер сәгатьлек «дуслар»га ихтыяҗ артуның тагын бер сәбәбе әнә шуннан гыйбарәт.

Мондый «дуслык»ның нинди куркыныч ягы бар?

– Үз-үзеңне алдау, иллюзия бу. Бер белмәгән кешегә эч бушатып кына проблема хәл ителми бит. Ни өчен ул шуларны ук якын кешесенә, дустына сөйли алмый? Мондый хезмәтләр булганда кеше ул турыда уйланмый да, үзендә нәрсәнедер үзгәртергә тырышмый да, билгеле. Чүп кенә бәягә сине эһ тә итмичә тыңлаучы, аңлаучы булганда, нишләп артыгын селкенергә, тырышырга? «Бер сәгатьлек дус» хезмәтеннән файдаланган кеше әнә шундый буш уйлар белән яши башлый. Мондый күренешләр белән очрашкач, Япониядәге хәлләр бездә дә кабатлана күрмәсен, дип борчылам. Анда циклограмма рәвешендә виртуаль дус, ир, хатын сатып алып, шуның белән генә аралашып, көн күреп, чынлыкта ялгызың яшәү модага әйләнеп бара бит. Андыйларның гомере еш кына үз-үзенә кул салу белән тәмамлана. Эмоциональ бәйләнеш булмаган мондый мохиттә, иллюзиядә кеше озак яши алмый.

Соңгы арада сезгә күбрәк нинди проблемалар белән мөрәҗәгать итәләр?

– Бүген кешене билгесезлек, иртәгәге көнгә ышаныч булмау куркыта. Безнең халык бүген яшәргә күнекмәгән. Хәзер моны, иртәгә тегене эшлим, акча җыям да фәлән әйберне алам дип планлаштырып яшәргә күнеккән без. Хәзер исә киләчәкнең нинди булачагы билгесез. Бүген кеше бездә дә сугыш башланмасмы, дефолт булмасмы дип борчыла. Шул рәвешле кешедә борчулы, хәвефле уйлар арта. Бу исә тора-бара депрессиягә үк китерергә мөмкин.

Мондый шартларда ничек тынычлык сакларга?

– Вазгыятьнең үзгәрүе бездән генә тормый икән, тынычланасы гына кала. Монда инде контраст душ, мунча керү, саф һавада йөрү кебек гади генә әйберләрдән башлап, якыннарың белән күрешү, кунакларга йөрешү, яраткан эшең белән шөгыльләнү кебек бар нәрсә ярдәмгә киләчәк. Психолог буларак, аутотренинг (баш миенә тәэсир итү хисабына үз-үзеңне рухи яктан дәвалау) серләренә дә төшенергә киңәш итәр идем. Ул гади генә алты күнегүдән тора. Алар кешенең эчке халәтен тулысынча җайга сала. Уй-фикерләр генә түгел, кан басымы, кәеф, йокы режимы да көйләнә. Читтән кемнеңдер килеп ярдәм иткәнен көтәргә кирәкми. Һәр кеше үз тормышы өчен үзе җаваплы. Моны аңлаган кешегә бернинди виртуаль дус та, буш хыяллар да кирәкми.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү