Табиб-гастроэнтеролог Индира Гыймалтдинова: «Сару кайнау иң беренче чиратта гастрит, язва кебек авыруларның билгесе»

Сару кайнау – һәркайсыбызга яхшы таныш халәт. Күкрәк читлеге кызып тора, күңел болгана, тамакка әче су килә… Әнә шундый билгеләр белән азаплый ул. Аларга әллә ни игътибар бирмичә, кул астындагы чаралар ярдәмендә генә җиңәргә тырышабыз. Белгечләр исә, сару кайнау җитди авыру билгесе дә булырга мөмкин, дип кисәтә.

Табиб-гастроэнтеролог Индира Гыймалтдинова шул хакта тәфсилләбрәк сөйләде.

– Ни сәбәпле сару кайный?

– Сару кайнау ашказаны согы һәм кислотасы тәэсирендә үңәчнең лайлалы тышчасы ялкынсынганда барлыкка килә. Мондый хәл ашказанындагы әче сыеклык үңәчкә килеп эләккәч күзәтелә. Еш кына күп итеп ашаганнан соң һәм ятып торгач борчый ул. Сару кайнау ашкайнату системасы белән бәйле авыруларның бер билгесе булып торырга да бик мөмкин.

– Бу очракта нинди авырулар турында сүз бара?

– Сару кайнау иң беренче чиратта гастрит, язва кебек авыруларның билгесе булырга мөмкин. Ул ашкайнату системасы органнары эшчәнлеге бозылу (ГЭРБ) турында да кисәтергә мөмкин. Ашказанында бүсер булган, үт куыгы ялкынсынган (холецистит) кеше дә сару кайнаудан интегә.

– Сару кайнау күпкә китсә, чаң сугарга кирәк, димәк?

– Сары кайнау әллә нигә бер генә күзәтелә икән, борчылырга кирәкми. Еш кына артыгын ашап ташлаганда сиздерә ул. Әмма сару бик еш кайный һәм даими рәвештә кабатлана икән, табибка күренергә кирәк. Сару кайнаганда ютәл, хәлсезлек, аппетит югалу, күңел болгану, тир бүленеп чыгу кебек билгеләр күзәтелсә, күкрәк турысында авырту сизелсә, аеруча игътибарлы булырга кирәк.

– Сару кайнауны күпләр сода ярдәмендә баса. Болай эшләү дөресме?

– Андый чакта сода, дөрестән дә, хәлне җиңеләйтә. Әмма бу – вакытлы күренеш. Ул чирне дәваламый. Өстәвенә сару кайнаганда сода белән артык мавыгырга да ярамый. Ник дигәндә, ул ашказаны кислотасы белән реакциягә кергәндә, күп күләмдә углекислый газ бүленеп чыга һәм ашказаны сузыла. Бу исә тагын кислота бүленүгә китерә. Шул рәвешле кешенең хәле тагын да мөшкелләнергә мөмкин.

– Сару кайнау – булачак әниләрнең дә аерылгысыз юлдашы бит…

– Йөкле чакта карындагы бала барлык эчке органнарны, шул исәптән ашкайнату органнарын да баса башлый. Өстәвенә бу чорда прогестерон гормоны ашказаны белән үңәч арасындагы мускулларны кыса. Шуңа күрә булачак әниләр йөклелекнең соңгы чорында гадәттә сару кайнаудан интегә.

– Сару кайнаудан халык медицинасы чаралары ярдәмендә генә котылып буламы?

– Сару кайнауны дәвалый башлаганчы иң элек аның ни сәбәпле пәйда булуын ачыкларга кирәк. Әгәр ул чамадан тыш ашау аркасында барлыкка килгән икән, туклану рәвешен үзгәртергә кирәк. Әгәр ул ашкайнату системасы авыруларының бер билгесе икән, табиб билгеләгән даруларны эчәсе булачак. Диета сакларга да туры килергә мөмкин. Сару кайнаганда сөт, бәрәңге, бөтнекнең файдасын күрүчеләр дә бар. Әмма алар да хәлне вакытлыча гына җиңеләйтеп тора.

– Сару кайнауны кисәтү өчен берничә киңәш тә биреп китегезче.

– Ризыкны аз-азлап һәм яхшылап чәйнәп ашагыз. Кыздырган, майлы, борычлы ризыклар белән артык мавыкмагыз. Шоколад, газлы су һәм каһвәне дә чикләсәгез яхшы булыр. Гәүдә авырлыгын контрольдә тоту да мөһим. Елга бер мәртәбә булса да, гастроэнтерологка күренеп, ФГДС үтү дә комачауламас.

Сару кайнаганда ничек тукланырга?

 Ярый Ярамый
— алма, банан;

— бәрәңге (кыздырылган түгел), брокколи, кишер, кузаклылар;

— майсыз сыер һәм тавык ите, чиле-пешле йомырка яки тәбә, балык;

— майсыз сыр, каймак, эремчек;

— дөге, солы боткасы, искергән ипи;

— чәй, сөтле какао, газсыз су, алма согы

 

 

— помидор, торма, редис, цитрус җимешләр, кузгалак, башлы суган;

— туңдырма, сыр;

— кондитер эшләнмәләре, шоколад;

— бөтнек, майлы, ысланган, тәмләткечле ризыклар;

— сөтле коктейль, каһвә, цитрус җимешләр һәм мүк җиләге согы, газлы эчемлекләр, шәраб, сыра

 

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү