Гастроэнтеролог Индира ГЫЙМАЛТДИНОВА: Бер бокал шәраб эчкәч, бер стакан су эчеп куярга онытмагыз

Ел буе көтеп алган Яңа ел бәйрәменә дә санаулы гына көннәр калып бара. Берәүләр бәйрәмне кайда уздырачагын уйлап баш ватса, уңган хуҗабикәләр табында ниләр булачагын планлаштыра. Бәйрәм табыныннан туп-туры хастаханәгә юл алмас өчен ни эшләргә? Яңа ел кичен сау-сәламәт уздыруның сере нидә? Табиб-терапевт, гастроэнтеролог Индира ГЫЙМАЛТДИНОВА шул сорауларыбызга ачыклык кертте.

Индира ГЫЙМАЛТДИНОВА

– Индира Мөнировна, Яңа ел төненнән соң сезгә нинди зарлар белән күбрәк мөрәҗәгать итәләр?

Мул табыннар янында сыйлану, ачы-төче, кыздырылган ризыкларны чамадан тыш ашау үзенекен итә. Бәйрәм чорында иң беренче чиратта ашказаны, эчәк авырулары баш калкыта. Шуңа күрә безгә күбрәк эч авырту, сару кайнау, кикергәндә ачы су килү, эч кату, күңел болганудан зарланучылар мөрәҗәгать итә. Гастрит, үт куыгы белән ашказаны асты бизе ялкынсынудан тилмергән кешеләр Яңа ел ялларында аеруча сак булсын иде.

Бәйрәм табынында безне нинди куркыныч сагалый?

– Бүген күпләр Яңа ел табынының классик вариантыннан баш тарта. Без бит бәйрәм өстәлендә элек-электән «тун»лы сельдь, оливье салатлары, кыздырылган каз булганга күнеккән. Бүген исә арабызда бәйрәм табынына дигән ризыкларны парда яки томалап пешерүчеләр шактый. Болай эшләгәндә, ризык бик җиңел үзләштерелә. Гомумән, бүген дөрес туклануга күчүчеләр саны көннән-көн арта бара. Шуңа күрә хәзерге бәйрәм табыннарында әллә ни зур куркыныч сагалый дип әйтә алмыйм.

– Яңа ел өстәленең тагын бер алыштыргысыз «сые» булган шампан шәрабе турында ни әйтерсез?

Өстәлдә төп сыеклык су булырга тиеш. Ул матдәләр алмашын яхшырта, ашказанындагы юк-бар калдыкларны да юып төшерә. Дөрес, Яңа ел киче алкогольле эчемлекләрсез генә узмый. Монда да чама хисен югалтмаска кирәк. Табиб буларак, 1–2 бокал шампан шәрабе яки ак коры шәраб эчеп куюның зыян юк дияр идем. Әмма бер бокал шәраб эчкәч, бер стакан су эчеп куярга да онытмагыз. Бу кагыйдәне үтәсәгез, икенче көнне башыгыз да авыртмас, авырлыгым арта дип тә куркасы юк.

Бәйрәм көнне артык ашамас өчен ни эшләргә?

  1. Кайберәүләр, бәйрәм алдыннан аз булса да бушанып алам дип, ач тора. Бу – бик зур хата. Озак вакыт ач торып ашаганда, ашказанына икеләтә зур зыян килә. Шуңа күрә бәйрәм алдыннан тамагыгыз тук булсын.
  2. Кунакта хуҗалар кыстаган саен, «яхшы түгел» дип, тәлинкәгә салган бер ризыкны ашап бармагыз. Хуҗабикә, кунаклар ач кайтып китмәсен, дип тырыша. Аны да аңлап була. Әмма сез дә үз чиратыгызда итагатьле итеп кенә «юк, рәхмәт» дип әйтергә курыкмагыз.
  3. Мөмкинлек булса, кечкенә тәлинкәдән ашарга тырышыгыз. Анда салынган ризык карап торышка бик күп кебек тоелса да, чынлыкта сез бик аз күләмдә ашаячаксыз.
  4. Ризык янында артык озак утырып, басып, ятып торырга да киңәш итмәс идем. Үзегезгә берәр шөгыль табасызмы, биисезме, якыннарыгыз белән аралашып, йә булмаса телевизор карап ял итеп аласызмы – мөһим түгел. Иң мөһиме – өстәл яныннан вакытында китә белергә кирәк.
  5. Десерттан баш тартыгыз. Төнгә каршы баллы ризык ашау – организм өчен зур сынау.
  6. Игътибар иткәнегез бардыр: бәйрәм табыны янында, гадәттә, берәүләр сөйләгәндә, икенчеләре тыныч кына ашавын белә. Әңгәмәгә сез дә кушылыгыз. Җанлы аралашу ризык белән генә мавыгырга ирек бирмәс.
  7. Бәйрәм көнне дә гадәттәгечә 1,5–2 литр су эчәргә онытмагыз.
  8. Ризыкны аз-азлап, билгеле бер вакыт аралыгында ашау хәерле.
  9. Үз-үзегезгә: «Бәйрәмнән соң диетага утырам», – дип вәгъдә итмәгез. Шул хакта уйлап, бәйрәм кичендә артыгын ашап ташлавыгыз бар.
  10. Бәйрәм ялларында көнгә 4–5 тапкыр аз-азлап ашасаң, хәерле. Бер ашау белән икенче ашау арасында өч сәгать аерма булсын.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү