Һәр йортка бәхет иңсен! Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның ЯҢА ЕЛ МӨРӘҖӘГАТЕ

Кадерле татарстанлылар!

Иң яраткан бәйрәмнәребезнең берсе – Яңа ел якынлашып килә.

Якты өметләр уята һәм игелекле эшләргә җилкендерә торган тылсымлы мизгелләр җитә.

Гадәттәгечә, без бу вакытта үткәннәргә йомгак ясыйбыз, киләчәккә ниятләр корабыз.

2022 ел сынаулар елы булды, әмма алар безнең ныклыгыбызны какшата алмады: бүгенге көндә күпмилләтле халкыбыз һичкайчан булмаганча бердәм.

Махсус хәрби операция, илебезнең бәйсезлеге һәм тынычлык хакына көрәшү шартларында без илкүләм лидерыбыз Владимир Владимирович Путин, Ватаныбызны саклаучылар, каһарман сугышчылар тирәсендә тупландык, хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтәбез. Безнең рухыбызны сындыра алмаслар, без җиңәчәкбез!

Кыенлыкларга карамастан, икътисадны үстерү турында онытмыйча, барлык социаль гарантияләрне саклауга ирештек.

Иннополис үзенә яңа резидентлар җәлеп итә, «Алабуга» Россиядәге махсус икътисадый зоналарның иң яхшысы дип танылды, Цифрлаштыру елында Татарстанда Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк ачылды. Бөртеклеләрдән мул уңыш җыеп алдык, республика терлекчелек продукциясе, иң кирәкле азык-төлек продуктлары белән үзен тулысынча тәэмин итә. Нефтьчеләр һәм нефть химиясе, машиналар төзү өлкәсендә эшләүчеләр, энергетиклар, төзүчеләр һәм юл хуҗалыгында хезмәт куючылар татарстанлыларның өлкән буын вәкилләре нигез салган күркәм традицияләрне дәвам иттерә. Укучылар һәм студентларыбыз, белемнәренең киң һәм тирән булуын дәлилләп, халыкара һәм Россия күләмендә уздырылган олимпиадаларда беренчелек яулый. Укытучылар, социаль өлкә хезмәткәрләре, табибларыбыз, һөнәри осталыкларын көннән-көн арттыра барып, федераль дәрәҗәдә танылуга ирешә. Күпләр уз ихтыярлары белән йөрәк җылысын бүлешәләр һәм ярдәмгә мохтаҗлар янына ашыгалар.

 


Фикер өстәү