Театрга барганда 9 баланы машина бәрдергән

Бүген кичке сәгать алтылар тирәсендә  Түбән Новгородта 9 баланы машина бәрдергән.

Түбән Новгородның Горький урамы киселешендә берничә машина бәрелешә, һәм аларның берсе тротуарга очып чыга, анда бу вакытта укытучылары белән укучылар  бара торган була. Алар театрга барганнар. Педагогларның берсе алган яралардан урынында ук вафат булган. Балалар һәм ике укытучы хәзер хастаханәдә.

 


Фикер өстәү