“ВТ” журналисты – беренче!

Бүген “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында XVI тапкыр узучы “ЭКОлидер” бәйгесенә нәтиҗә ясадылар. “Периодик матбугат чараларында иң яхшы публикация” номинациясендә “ВТ” журналисты Гөлгенә Шиһапова 1 урынга лаек булды.

Җиңүче тәбрикләргә Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килгән иде.
– Татарстан табигый ресурсларга бай. Алар игътибар һәм хөрмәткә лаек булырга тиеш. Ел саен бюджет кабул иткәндә, без халыктан кергән бөтен тәкъдимнәрне дә искә алырга тырышабыз. Шулай итеп, республикада яшәүчеләрнең сәламәтлекләрен саклау өчен шартлар тудырыла, – ди Фәрит Мөхәммәтшин.

Бәйгедә җиңүчеләр арасында зур сәнәгать оешмалары да, балалар бакчасы, мәктәпләр, тирә-якка битараф булмаган актив кешеләр дә бар иде. Газетабыз геройлары Тәнзилә Шәрәпова белән Гыйльметдин Шиһаповны да очраттык. Икесе дә Балык Бистәсе районыннан. Исегезгә төшерәбез, 83 яшьлек Тәнзилә апа пенсиясен җыеп барып, 260 мең сумга туган авылында чишмә ясаган, 82 яшьлек Гыйльметдин абый исә, атнага ике тапкыр аты белән юл буендагы чүп-чарларны җыеп йөри.

–Бүләк өчен дә килмәдек, күңел кушканны гына эшләдек. Безнең хезмәтебезне күреп, югары бәяләгән җитәкчеләргә рәхмәт, – ди алар.


Фикер өстәү