Татарстан җитәкчелеге, Марсель Баһавиев вафат булу сәбәпле, кайгы уртаклашты

Татарстан Республикасы җитәкчелеге «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Хуҗалык идарәсе» ДБУ директоры Марсель Баһавиев вафат булу сәбәпле, кайгы уртаклашты. Ул кичә 62нче яшендә вафат булган. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Баһавиев Марсель Харис улы һәрвакытта да җаваплы, куйган максатларга ирешүдә таләпчәнлек, эшкә сәләтлелек, кешеләргә игътибарлы мөнәсәбәт белән аерылып торды. Марсель Баһавиев эшлекле һәм кешелек сыйфатлар белән лаеклы абруй һәм тирән хөрмәт казанды. Аның турында якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр», — диелә кайгынамәдә. Аны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары — ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров имзалаган.


Фикер өстәү