Салават Фәтхетдинов яңа бүләккә лаек булган

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, җырчы Салават Фәтхетдинов тагын бер бүләккә лаек булган.
«Татарстан Президенты Указы белән «Салават» яшьләр үзәге»нең сәнгать җитәкчесе Фәтхетдинов Салават Зәки улы «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнә», – диелә документта. Әлеге бүләккә ул сузыка сәнгатен үстерүгә керткән өлеше һәм күп еллар нәтиҗәле иҗат эшчәнлеге өчен лаек булган.
10 гыйнварда җырчыга 60 ел тулды.

Фикер өстәү