Ташландык дачага кем хуҗа була?

Узган гасырның туксанынчы елларында бөтенләй диярлек иясез калып, ташландык хәрабә төсе-кыяфәтенә кергән  дача җирләре бүген  күңелгә шом сала.  Суган, кыяр, кишер, бөтнек ише яшелчә-үлән  үсәсе  түтәлләрне котырган алабута, кычыткан баскан. Алмагачларның, карлыган-чия куакларының тәмам кыргыйлаша төшүе дә сизелә: кеше кулы тимәсә, ачы тәм керә башлый  җимешләренә.

Элегрәк биредә  куяннарның көпә-көндез  арлы-бирле чабулавы төшкә дә керми  иде ләбаса. Хәзер исә аяк астыннан ук тере йомгактай тәгәрәп куаклар арасына шылалар.  Көлтәкойрык төлке дә кунак сыйфатында гына  урнашмаган бу дача “урманы”нда.  Шәһәр үзәгендәге шушы биләмәдә аларның өнен дә тапканнар ди хәтта.  Бүрек хәтле генә бистә маэмае белән юл өстендә әүмәкләшеп уйнавына үзем юлыкканым бар. Инде соры бүрене генә очратасы калды. Әйтик, тагын аюны… Алары да озак көттермәс. Чөнки, мәгълүм булганча, кыргый җәнлекләрнең тереклек итү, үрчү мохите төзелеш, нефть-мазар чыгару эшләре киңәя төшкән  саен кысыла бара. Тамак кайгысы, ачлык теләсә нинди куркуны җиңә… Шулай итеп, адәм баласы белән кыргый хайван күзгә-күз очрашырга дучар.

Соңгы арада дача хуҗалары арасында яңа мода таралды. Яшелчә уңышын бермә-бер арттыра дип, элеватордан  машина-машина ашлык бөртеген, кибәген-чүбен кайтарып аударалар да туфракка кертергә оныталар. Җәнлекләр өчен  туклыклы ризык бит бу. Һәрхәлдә,  әнә шул өемнәр тирәсендәге ак карны тычканнар гына түгел, зуррак хайваннар чуарлаганы да күзгә ташлана.

Сүз җаеннан, әле яңа гына үзәк телевидениедән мәрхәмәтле юмарт бер агайның кышкы  урманда төлкене колбаса белән сыйлавын  күрсәттеләр.  Бик  куркыныч күренеш бу.  Аның “таныш-дус” төлкесе котыру чире белән авырмый дип кем әйтә ала? Юкка гынамыни соң аучылар һәр кышны нәкъ менә шул котырган төлкеләргә каршы аулак урыннарда  агуланган азык тозаклары  куялар. Котыру чире йоккан  хайван юаш, сөйкемле булып күренә генә ул. Ә  тешләве үлем белән яный.  Бездә дә бит шундый “ягымлы” төлкеләрне дачада гына түгел, урамнардагы чүп-чар җыела торган махсус сыешлыклар янында да очраткалыйлар хәтта. Аның мөлаем кыяфәтенә алданган ялгыз бала-чаганың нинди һәлакәткә юлыгу ихтималын күзаллавы да кыен.  Шул рәвешле киек- җәнлекләрне кулга ияләштерергә маташу, аларны гел сыйлап, үз көче, сәләте белән  азык табу, ауга чыгу хасиятеннән, инстинктыннан биздерү юньлегә илтми, дип чаң суга галимнәр. Кыргый хайваннар белән үзара мөнәсәбәт, ахыр чиктә, табигать чисталыгы, экология мәсьәләләренә килеп тоташа.

Илдус Диндаров


Фикер өстәү