Бүген Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык юллама белән мөрәҗәгать итте. Шул уңайдан “Ватаным Татарстан” газетасы кайбер фикерләр белән кызыксынды.
Илнар Гыйрфанов, “Бердәм Россия” партиясе депутаты:
– Бу – тарихи юллама. Анда үзгәрешләр шактый. Алар дәүләт төзелешенә кагыла. Яңа органнар барлыкка килә, власть тармакларының бүленешендә яңа кагыйдәләр эшләнә, парламентның роле арта. Парламент – халык сайлаган депутатлар ул. Ягъни мәсьәләләрне хәл иткәндә халыкның роле көчәя дигән сүз. Премьер-министрны, министрны сайлаганда да депутатларның роле арта. Президент, Конституциянең төп нигезе саклана, дип ассызыклады. Бу – бик мөһим. Чөнки һәр Президент үз Конституциясе белән килә. Ә монда кабул ителгән төп документның какшамаслыгы ассызыкланды. Социаль нормаларның демографик мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтелүе дә әһәмиятле. Бу – һәр кешегә кагыла. Ә иң мөһиме, Президент референдумнар уздырылачагы турында әйтте. Бездә референдум бер генә тапкыр, 1993 елда гына үткәрелде. Димәк, тарихи вакыйга көтелә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat