Татарстанның Иҗтимагый палатасы рәисе сайланды

Бүген Дәүләт Советының кече залында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының беренче утырышы булды, палата рәисе, урынбасарлары сайланды.

Аның эшендә  Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Татьяна Ларионова, Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева катнашты.

Ачык тавыш бирү юлы белән Иҗтимагый палата рәисе итеп Зилә Рәхимҗан кызы Вәлиева сайланды.

Зилә Вәлиева: «Минем файдалы булырга теләүдән башка омтылышым юк», — дип белдерде һәм утырышта катнашучыларга рәхмәт әйтте.

Иҗтимагый палата рәисенең 4 урынбасары да сайланды. Алар: Ногманов Рафил, Кадыров Тимур, Исаева Анастасия, Гафиятуллин Мөнир.

Президент исеменнән рәхмәт сүзләре белән Әсгать Сәфәров чыгыш ясады. Ул Иҗтимагый палатаны абруйлы орган һәм хакимият аларның сүзен ишетә дип белдерде.


Фикер өстәү