Рөстәм Миңнеханов Мишустинны Россия Хөкүмәте башлыгы итеп билгеләнүе белән котлады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Михаил Мишустинны Россия Хөкүмәте Рәисе вазифасына билгеләнүе белән котлады, нәтиҗәле эш теләде. ТР Президенты котлавын Instagram сәхифәсендә язды.

«Михаил Владимирович Мишустинны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе вазифасына билгеләнүе белән котлыйм. Уңышлар һәм нәтиҗәле эш телим! Уңышлы эшләр! Алга!» — дип язды ул.

Элегрәк Татарстан Президенты Дмитрий Медведевның элеккеге РФ Хөкүмәтен отставкага җибәрү турындагы карарын шәрехләде. Ул билгеләп үткәнчә, министрлар ил, Россия төбәкләре халкы мәнфәгатьләрендә эшләде. «Әгәр бу карар кабул ителгән икән, ул кирәк икән — кешеләр нинди дә булса яңарыш көтә», — диде республика җитәкчесе.

РФ Президенты Владимир Путин бүген Михаил Мишустинны Россия Хөкүмәте башлыгы итеп билгеләү турындагы указга кул куйды, аның кандидатурасы РФ Дәүләт Думасы депутатларының күпчелеге тарафыннан хупланды.


Фикер өстәү