«Үзгәреш җиле» татар җыры фестиваленең Нью-Йоркның «Карнеги-холл» залындагы концерты аншлаг белән узды дип хәбәр итте тамашада булган журналист Эдуард Хәйруллин.
«Тулы зал, аягүрә басып алкышладылар», — диде ул.
Концертның ачылышында Чулпан Хамматова инглиз телендә фестивальне, Татарстанны тәкъдим иткән. Икенче бүлектә Сәмруг кош турындагы легенданы сөйләгән.
Концерт ике бүлектә узган, анда соңгы 3 фестивальдәге иң яхшы 22 җыр тәкъдим ителгән. Фестивальдә барлыгы 100 татар җырына яңа төрле яңгыраш бирелгән иде.
«Татар-информ»