Конституциягә төзәтмәләр буенча бөтенроссия тавыш бирүне 1 майга кадәр үткәрәчәкләр

 РФ Конституциясенә Россия Президенты Владимир Путин тәкъдим иткән төзәтмәләр буенча бөтенроссия тавыш бирүне 1 майга кадәр уздырырга планлаштыралар. Бу хакта Федерация Советындагы чыганакка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

«1 майга кадәр Конституциягә төзәтмәләр кертүгә кагылышлы закон проектлары буенча бөтенроссия ирекле тавыш бирү узачак, тавыш бирү ял көннәренең берсендә була», — дип сөйләде чыганак. Аның сүзләренчә, хәзер тавыш бирүне үткәрү тәртибе эшләнә.

Киләсе сишәмбе, 21 гыйнварда, Федерация Советы Президент Юлламасының нигезләмәләрен тормышка ашыру планын раслаячак. Төзәтмәләр буенча закон проектларын Дәүләт Думасына 2020 елның февраль яки март айларында кертәчәкләр.

Элегрәк «Татар-информ» ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның РФ Конституциясен үзгәртү буенча эшче төркем составына керүен хәбәр итте.


Фикер өстәү