Республиканың театр һәм җыр сәнгате йолдызы Фидан Сафа улының Зианчура районында юл һәлакәтенә эләгүе һәм Исәнгол дәваханәсендә һәлак булуы турында хәбәр таралды.
Бу хакта аның улы Азамат болай ди:
— Дусларым, тынычланыгыз, минем әти исән! Кемдер акча эшләр өчен Фидан Гафаров үлгән дигән хәбәр тарата,(кулларын өзәргә!) Әти әле генә болай диде: «Көтеп алалмаслар!» Барысы да — ок, дуслар!
Карале син аны! Инде елата торган шигырьләр дә язганнар иде бит. Димәк, озак яши әле безнең ЗаҺир, Хәлил… һәм үзебезнең Фидан, дип яза «Кызыл таң» газетасы.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat