Татарстанга кыска вакытлы салкыннар килә

Бүген, 23 гыйнварда, Татарстанга кыска вакытлы салкын киләчәк. Бу хакта Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Республиканың кыска вакытка циклонның тыл өлешендә булуы һава шартлары үзгәрүгә сәбәп булачак. Шуның аркасында Татарстан территориясенә төньяк-көнбатыштан салкынрак һава керә башлаячак.

Вакыты белән бераз кар явачак. Кайбер районнарда буран булуы ихтимал. Көнбатыш һәм төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Моннан тыш, метеорологлар Татарстан, шул исәптән Казан, юлларында көчле бозлавык булачагын кисәтә.

Төнлә температура нульдән 8 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы -1…-6 градус булачак.


Фикер өстәү