Татарстан Прокуратурасы балаларны суицидка этәргән сайтны япкан

Татарстан Прокуратурасы балаларны суицидка этәргән сайтны ябуга ирешкән. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Сарман районы прокуратурасы, интернетка мониторинг үткәргән вакытта, яшүсмерләрне үз-үзләрен үтерергә чакырган ресурска тап булган.

Прокуратура, сайтны тыелган мәгълүмат урын алган ресурслар реестрына кертсеннәр өчен, тикшерү материалларын элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенә юллаган.

Нәтиҗәдә, сайтны япканнар.


Фикер өстәү