Казанда «Лента» кибете янында чит ил машинасы трактор чүмеченә килеп бәрелгән. Бу хакта «Татар-информ»га авария шаһиты хәбәр итте.
Авария Адоратский урамында булган. «Тойота Авенсис» бик җитди зыян алган.
Яшь кешенең борын сөяге сынган һәм башы җәрәхәтләнгән.