«Татарстан 24» телеканалында быел татар телендә тапшырулар чыга башлау ниятләнә

 «Татарстан 24» телеканалы быел татар телендә тапшырулар чыгара башларга ниятли. Бу хакта бүген «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы коллегиясе утырышында ведомство җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев әйтте.

«Төбәк цифрлы тапшыруларны модернизацияләү телевизион продукцияне югары сыйфатлы форматта әзерләү мөмкинлеге бирәчәк. Быел бу телеканалда татарча тапшырулар башлау ниятләнә», — диде.


Фикер өстәү