Мәктәп җиһазын ватсаң, түлисеме?

Укучылар биология кабинетында буйны үлчи торган приборны ватканнар. Бәясе – 3 мең сум. Аны безгә түләргә туры киләчәкме?

Азат, Казан

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы:

– Әгәр 14 яшькә җитмәгән балигъ булмаган балалар гаепсезлеген дәлилли алмаса, китергән зыян өчен аның ата-аналары (уллыкка алучылар) яисә опекуннары җавап бирә. Әгәр дә укучы вакытлыча мәктәптә яки күзәтеп торучы башка оешмада булган вакытта, мәктәп җиһазына зыян салса, ә күзәтүче оешма үзенең гаепсезлеген исбатлый алмаса, салынган зыян өчен үзе җаваплы. Дежур укытучы булмау, укытучының балаларның ярамаган гамәлләргә юл куюы мәктәп милкен бозуга китерергә мөмкин. Укучы, мәктәптә дәрестә яки тәнәфестә булганда, мәктәп милкен бозганда, күпчелек очракта аның әти-әнисе зыянны капларга тиеш түгел, чөнки бала дежур укытучы яки сыйныф җитәкчесе күзәтүендә булырга тиеш. Мәктәп тиешенчә гаепне үз өстеннән төшерә алган очракта гына ата-аналарга зыянны түләргә туры киләчәк. Мәктәпкә гаеп юклыгын исбатлау бик авыр, шуңа күрә зыянны мәктәпләр еш кына үзләре каплый.

Сәрия Мифтахова әзерләде

ФОТО:myanimeshelf.com/blog/Buddha/490014

Фикер өстәү