Ай саен 1 миллион 500 мең сумлык шифалы чәй саталар

Лаеш районында эшмәкәр Рамил Яруллин, биш ел элек шифалы үләннәр җыеп, киптереп, эшкәртеп, чәй җитештерә башлаган. Чагыштырмача кыска гына вакыт эчендә Татарстанда гына түгел, Россия күләмендә танылу алган.

Дөресен әйтим, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов авылда кече эшмәкәрлекне җәелдерү буенча узган республика киңәшмәсендә аның эшчәнлеген башкаларга үрнәк итеп куйгач, күңелемә төрле уйлар килгән иде. Авыл җирлегендә күпләп мал-туар яки кош-корт асрап, яшелчә, җиләк-җимеш үстереп яисә ит, сөт эшкәртеп, күпмедер күләмдә керем алуны аңларга да була. Ә менә аяк астында үсеп утыручы төрле җиләк, сары мәтрүшкә, ромашка, иван-чәй, бөтнек кебек үләннәрдән шифалы чәй ясап, ничек итеп миллионнарча сум табыш алып була икән?

Сокуры авылы читенә урнашкан калай түбәле бинага барып кергәч тә, гаҗәпләнүдән сүзсез калдым. Бер-бер артлы урнашкан шактый зур күләмле ике ангарда илледән артык кеше шушы эш белән мәшгуль. Җылы, иркен мәйданнарда төрледән-төрле шифалы чәй җитештерәләр.

Кемнең нинди яшьтә булуына карап, көннең теләсә кайсы вакытында эчәргә киңәш ителгән әлеге чәйләр Россиянең үлән чәйләре белән шөгыльләнүче уннан артык фәнни-тикшеренү институтларының югары бәясенә лаек булган.

Биш ел элек нибары өч кешедән башланган предприятие бүген Россиянең 30 меңнән артык сәүдә ноктасына ай саен 1 миллион 500 мең сумлык шифалы чәй озата.

Заманча җиһазларга исә чит илләр көнләшерлек. Аларны булдыруда матди ярдәм күрсәткән республика җитәкчеләренә бик рәхмәтлеләр.

– Шушы чорда әллә ничә тапкыр абынып, кайчагында бөлгенлек чигенә җиткән чаклар да булды. Әмма ялгышмыйча гына дөрес юлны табып булмый. Хезмәттәшләремә, партнерларыма рәхмәт. Һәркайсы – үз эшенең чын остасы. Мастер Илдар Газизовны Бөгелмәдән чакыртып алдык. Фатир белән дә булыштык. Сәүдә остасы Марина Сервеладзе – Мәскәүдән, Олег Ставский Томск шәһәреннән килде. Һәркайсы үз урынында зур максатлар куеп эшли. Партнерым Николай Афанасьев, бу эшкә тотынганчы, Түбән Кама һәм Казанның әйдәп баручы предприятиеләрендә инженер буларак чыныгу алган. Аның башлангычы белән чәй эшкәртү җиһазларын Россиянең иң алдынгы предприятиеләре белән берлектә үзебез уйлап чыгарабыз, – ди Рамил Яруллин.

Шифалы чәй җитештерүдә иң зур проблема үзәкләштерелгән сәүдә системасына үтеп керү икән.

– Кайберләре белән хезмәттәшлекне җайлар өчен еллар буе бусагаларын таптарга туры килде. Ишектән куып чыгарсалар, тәрәзәдән керә идем. Әмма, үз дигәнемә ирешмичә, кире чигенгәнем булмады, – ди Рамил, елмаеп.

Элегрәк аларга башлыча Лаеш районы авыллары халкы, мәктәп укучылары, әзерләүләр конторалары булышса, хәзер республиканың һәр районында дару үләннәре җыючы ярдәмчеләре бар. Һәр районда эшләп килүче әзерләүләр контораларыннан тыш, бу эшкә Кукмара, Әлмәт, Бөгелмә һәм башка район авылларында яшәүчеләр дә тартылган. Алтай, Кырым һәм Россиянең кайбер башка төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребез дә бик теләп ярдәм итә икән. Лаеш эшмәкәрләре туган төбәгебезне пропагандалауга аерым игътибар бирә.   – Еракта яшәүче кардәшләребезгә зур зәвык белән бизәлгән “Татар чәе”, “Туган як”, “Үлән чәе”, “Батыр”, “Казан”, “Бәйрәм” дип исемләнгән шифалы чәйләр ошый. Киләчәктә “Болгар”, “Алабуга”, “Биләр” һәм республика тарихы белән бәйле башка исемле чәйләр җитештерә башлаячакбыз, – ди Рамил Яруллин.

Камил Сәгъдәтшин


Фикер өстәү