2020 нче ел кайсы йолдызнамә астында туучыга бәхет алып килгән?

Кучкар (21.03 – 20.04)

Очсыз-кырыйсыз тауга менү елы кебек тоелыр. Ә инде ныклык-чыдамлылык күрсәтеп, очына менеп җитсәгезме!.. Искитмәле яңа мөмкинлекләр күреп, “аһ” итәчәксез. Ак тимер Күсе көчлеләр һәм кыюларны ярата. Шулай икән, алга! Мәхәббәткә килгәндә, хыянәттән, икейөзлелектән сакланырга кирәк булыр. Юкса каты гына җәзасын алырга туры килер.

Үгезбозау (21.04 – 20.05)

Үз дигәнеңдә нык тору, үҗәт булу әйбәт анысы. Әмма башкаларның өлешенә кереп, максатка ирешүчеләр елы түгел бу. Бары тик гадел, намуслы Үгезбозаулар гына уңышка тиенәчәк, дигән сүз. Гаиләдә үзара мөнәсәбәтләрнең ныгуы өчен үтә матур сәбәпләр килеп чыгачак. Ә инде яңа гына никахлашулар бәхетле-озын гомер юлына аяк басачак. Керем мәсьәләсендә, аягың ничек тыпырдаса, авызың шулай шапылдаячак.

Игезәкләр (21.05 – 21.06)

Эшләрдә – үтә җитди ыргылыш чоры. Ел хуҗасы – Ак күсе Игезәкләрне бик зур иҗади мөмкинлекләр белән сөендерәчәк. Яңа эшләр, яңа бурычлар бер-бер артлы явып кына торачак. Әлбәттә инде, хезмәтегезнең бик бай әҗере дә булачак. Алҗытачак, әмма ирешелгәннән канәгатьлек хисе аны оныттырачак.

Кысла (22.06 – 22.07)

Хезмәт урынында ел урталарында, ниһаять, талантыгызны тиешенчә бәяләрләр. Беләсезме, моңа нәрсә этәргеч бирер? Кыюланып китеп, үз фикерегезне ярып әйтә башлау. Керемегез артуга да китерер бу! Гомерлек ярын эзләүчеләр өчен бик-бик әйбәт ел: аларның тормышларында “дөрес” кешеләр пәйда булачак. Ә менә кайбер гаилә “көймә”ләре көнчелек “давылы” аркасында аздан гына кыяга бәрелми калачак. Кыскасы, чебеннән фил ясамаска, еллар буе булдырылганны җимермәскә!

Арыслан (23.07 – 23.08)

Ак Күсе елы яңа, тагын да матуррак тормышка өметләндерә. Эшләрегез гөрләп барганлыктан, якты киләчәк офыклары бик әйбәт шәйләнә башлар. Финанс ягы да җайланыр. Мәхәббәткә килгәндә, хисләрегезне йөгәнләп азапланмассыз. Яратырга икән, яратырга – әнә шундыйрак девизны сайларсыз. Әйтергә кирәк, гаиләле Арысланнарны бу кадәресе берникадәр дәрәҗәдә таушалдырыр, әмма мөнәсәбәтләрне өзүгә үк китермәстер.

Кыз (24.08 – 22.09)

Уңышлар көтегез! Ак Күсе елында сезгә алар Голливуд артистларыннан ким елмаймас. Елның икенче яртысында эштә бераз көйсезлекләр булып алыр кебек анысы. Әмма позитивка корылуыгыз, гүя тирә-юньгә тылсымлы таяк белән селкеп җибәргәндәй тәэсир итеп, кыенлык-аңлашылмаучанлыкларны куып таратачак. Ел дәвамында хезмәт хакыгызның шактый ук артуы моңарчы башыгызга да кереп карамаган ымсындыргыч планнар коруга китерәчәк.

Үлчәү (23.09 23.10)

Үзегездә оештыру сәләте ачылыр. Шуңа күрә эшегездә дәрәҗәлерәк вазифага күтәрергә мөмкиннәр. Бүтән җирдән төшемлерәк яңа эш тәкъдим итүләре дә бар. Ак күсе елы гаиләлеләрне “Америка таучыклары”ннан шуарга мәҗбүр итәр. Ни генә булмасын, сөеклегезне аңларга кирәк булыр. Бары шулай гына мөнәсәбәтләргә зыян килмәстер. Үзегез дә сизмәстән, акчага карата бик сакчыл кешегә әйләнерсез. Дәүләт әһелләре әйтмешли, “иминлек мендәре” булдыру иртәгәсе көнгә ышанычыгызны арттырыр.

Чаян (24.10 22.11)

Ниһаять, үз көчегезгә ышанып, бик зур эшләргә тотынырсыз. Тикмәгә түгел – аларны бик югары бәяләрләр һәм үтә юмарт әҗере белән дә сөендерерләр. Бары тик кыюрак һәм уяурак кына булырга кирәк. Гаиләдә – барысы да тәртиптә. Елның икенче яртысында акча мәсьәләсендә шиклерәк берәр эшкә тартып кертергә теләүчеләр табылырга мөмкин. Андыйлардан ераграк торыгыз! Күз ачып йомганчы баю урынына ярык тагарак янында калу куркынычы бик зур.

Укчы (23.11 21.12)

Яңа ел баш әйләндергеч уңышлар белән башланып китмәс сыман. Әмма сөмсерегезне коярга ашыкмагыз! Бераз ныклык күрсәтсәгез, уңышсызлыклар шундук уңышларга әйләнә башлаячак. Ә акчага килгәндә, ул ничек җиңел керсә, шулай җиңел генә чыгып та китәчәк. Бер яктан, керемегез артачак, әмма, икенче яктан, чыгымнарыгыз да ишәячәк. Кесәдәге акчаны, үзегездән “яшереп”, депозитка салып куйсагыз гына. Шулай бераз мая җыйсагыз, озак вакытлар акча җитмәүгә  зарланмаячаксыз.

Кәҗәмөгез (22.12 20.01)

Төтеннән качып – утка! Ел өермәле, давыллы, ярсулы, мәшәкатьле булырга охшап тора. Әмма ашыкмыйча, уңга-сулга бәрелмичә, уйлап эш итсәгез, барысы да үзегез теләгәнчә килеп чыгачак. Гаиләле Кәҗәмөгезләрнең гашыйк булып, хаталанып куюлары ихтимал. Ә ялгызлар җәй башында башка беркемгә дә алыштырып булмастай бердәнберләрен табар. Акча мәсьәләсендә кытлык булмас. Сәламәтлек тә  мәшәкать тудырмас.

Сукояр (21.01 19.02)

Ел башында теләкләрегезнең бик тиз һәм җиңел генә чынга ашуына гаҗәпләнеп туя алмассыз. Аннан килеп, нәкъ менә шушы чорда туганнарыгыздан искиткеч шәп яңалыклар ишетерсез. Ел урталарында гаиләгездә үзара мөнәсәбәтләрне берникадәр какшатырдай хәлләр килеп чыгар сыман. Хафаланасы юк: бу ныклыкны сынау кебек кенә булачак һәм алга таба барысы да җайланачак.

Балык (20.02 – 20.03)

Бик уңышлы, уңайлы һәм тыныч ел. Тормышыгызның муллыгы-иминлегенә сокланып туя алмаучылар барлыкка киләчәк. Карьерадан югарырак баскычка менү, яңа танышлар белән ныклы элемтәләр кору кебек күңелле хәлләр бер-бер артлы чыгып кына торачак. Ел азагында гаиләгезгә бигрәк тә зур шатлыклар ыргылып керәчәк. Кыскасы, ел дәвамында күңелгә ятышсыз бер генә вакыйга да булмаячак.

 


Фикер өстәү