Чаллыда микроавтобус җиңел машина белән бәрелешкән, өч кеше зыян күргән

Чаллыда микроавтобус җиңел машина белән бәрелешкән вакытта ике өлкән кеше һәм бала зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына авария шаһитлары хәбәр итте.

Шаһитлар мәгълүматы буенча, кичә көн уртасында Тынычлык һәм Яшьлек проспектлары кисешкән урында «Форд Транзит» микроавтобусы һәм «Хонда» җиңел машинасы бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәте вакытында маршрут автобусында алты кеше булган. Авариядән соң хастаханәгә җиңел автомобиль йөртүчесен һәм микроавтобусның ике пассажирын озатканнар.


«Татар-Информ»

Фикер өстәү