Бөгелмәдә полиция стажеры ут ялмап алган йорттан ир-атны коткарган

Бөгелмәдә полиция стажеры ут ялмап алган йорттан ир-атны коткарган. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Узган шимбәдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеге стажеры Игорь Малыхин тәүлек буе дежур торганнан соң өенә кайтып барганда, шәхси йорт тәрәзәсеннән ургылган төтенне күреп алган. Егет бина янына ашыга, анда ул ярдәм сорап кычкырган тавышлар ишетә.

Булачак полицейский йортка керә. Ул анда идәндә ятучы ир-атны күреп ала һәм аны бинадан тартып чыгара, шуннан соң ашыгыч хезмәтләр чакырта.

Игорь Малыхинның тәвәккәл һәм үзвакытында күрсәткән ярдәме нәтиҗәсендә ир-ат фаҗигадан котылып кала. Хәзер коткарылган ир-атның гомеренә берни дә янамый.


Фикер өстәү