2010-2020 нче елларда булган фаҗигаларда ничә кеше һәлак булган?

2010

29 мартта Мәскәү метросының Лубянка һәм Парк культуры станцияләрендә шартлау булды. Әлеге терактларда 41 кешенең гомере өзелде, тагын 88е яраланды.

2011

24 гыйнварда Мәскәүнең “Домодедово” аэропортында террорчы үзен үзе шартлатты. Фаҗигадә 37 кешенең гомере өзелде. Тагын 130ы яраланды.

Ул елның 10 июле дә кайгы алып килде – Иделдә “Булгария” теплоходы батты. Үлүчеләр 122 кеше, шуларның 28е – балалар. Теплоходны арендага алып торган оешма җитәкчесе Светлана Инякина 2018 елда төрмәдән чыкты.

2012

Март аенда Казандагы “Дальний” полиция бүлегенең яманаты бөтен илгә таралды. Әлеге бүлектә тотылган Сергей Назаров вафат булыр алдыннан табибларга куркыныч хәбәр җиткерергә өлгерә: хокук сакчылары аны шампан шешәсе белән көчләгәннәр. Әлеге вакыйга өчен гаепле хезмәткәрләр генә түгел, министрлык җитәкчеләренә дә җавап тотарга туры килде. “Дальний” бүлегенең исемен алмаштырдылар.

Шул ук елның 19 июлендә Казанда Вәлиулла хәзрәт Якуповка һөҗүм иттеләр. Дин әһелен өеннән чыгып барганда атып үтерделәр. Шул ук көнне башкалада Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәизов утырган машинаны шартлаттылар. Мөфти исән калды.

2013

17 ноябрьдә Казанда Мәскәүдән кайтып килүче “Боинг – 737 очкычы һәлакәткә очрады. 50 кешенең гомере өзелде. Бу – Татарстан тарихындагы иң зур авиаһәлакәт.

2015

11 март көнне Казанның “Адмирал” сәүдә үзәгендә куркыныч янгын булды. Фаҗигадә 19 кешенең гомере өзелде, 70тән артыгы зыян күрде. Соңгы елларда башкаладагы “Тура”, “Порт” комплексларында да янгыннар булды. Шөкер, аларында корбаннар булмады.

2017

3 апрельдә Санкт-Петербург метрополитенында булган терактта 16 кешенең гомере өзелде. Тагын 87се яраланды.

1 июльдән 2сенә каршы төндә Самарадан Ижауга баручы автобус Зәй районында КамАЗ белән бәрелеште. Фаҗигадә 14 кешенең гомере өзелде, тагын 15е яраланды.

2019

25 октябрьдә тумышы белән Төмән өлкәсеннән булган Рамил Шәмсетдинов Байкал аръягында урнашкан хәрби частьта бергә хезмәт иткән иптәшләренә автоматтан ут ачты. Сигез кеше һәлак булды, тагын икесе яраланды. Әлегә тикшерү эше бара. Хәрби частьны исә таратып, аның урынына яңасын кору турында карар чыгардылар.


Фикер өстәү