Иделдә “Булгария” теплоходы бату фаҗигасенә 11 ел: “Йөрәккәем сизгән иде аны”

Шушы көннәрдә Иделдә “Булгария” теплоходы бату фаҗигасенә 11 ел булды. Якыннарын югалткан кешеләрнең күңелендә әле дә тирән яра. Вакыт дәва, дисәләр дә, бу сүзләр берәүне дә юатмый.  Күңелләре белән кемдер баласын, кемдер әти-әнисен, туганын көтә. Әйтерсең ялга гына киткәннәр, кайтып керерләр кебек. Нишлисең, истәлекләр белән юанып яшәргә кала.

Июнь ахыры июль башы җитәрәк бөтен тәнем калтырый башлый, ди Казанда яшәүче Илназ Садриев.

–  Апам белән җизнәмнең теплоходта ял итеп кайтасылары килде. Бер генә көнгә дип киттеләр, юкса… 14 ел бергә матур итеп яшәде алар. Гел эштә иделәр инде. Бергә ял итәселәре килде. Шушы ял соңгысы булыр дип кем белгән… – ди Илназ.

Аракчино янында баткан теплоход пассажирлары судноның ничек су төбенә китүе турында сөйләгәннәр

Апасы Гөлназның ике баласы ятим кала. Ул чакта олы кызы Энҗегә – 12 яшь, Мәликәгә 2 генә тулып киткән була. Олысы инде әнисез калганын аңлап еласа, кечесе  дә үксеп-үксеп әни таптыра. Әниләре Рәдифә апага аеруча кыен икән. Фаҗигадән соң алар ире белән ике кызны үзенә алалар. Ничек тә алга таба яшәргә тырышалар. Йөрәге тулы яра булса да, оныкларына күрсәтмиләр. Бу көннәрдә шул яралары кузгалып, Рәдифә апаның күңеленең авыр чагы. Шуңа да без Илназ белән аралашуны дәвам иттек.

– Бу хәсрәт безне гомер буена озатып барачак инде. Әле беркөнне дус егет бәйрәмгә чакырган иде. Шунда бер абый белән сөйләшеп киттек. Ул да Иделдә кызын, киявен, оныгын югалаткан икән. Фаҗига булган вакыт якыная башлауга, хәлем читенләшә, бик кыен, ди ул да. Без дә шул халәттә. Апамның балаларын күреп, үзебезне кулга алабыз. Олы кызы Энҗе тиздән кулына диплом алачак. Югары уку йортын тәмамлады. Казанга килгәч, ул бездә булды инде. Әле дә бергә яшибез. Ике ел элек әтиебез арабыздан китеп барды. Ул ачы хәсрәтне авыр кичерде. Елап та булмый бит, дия иде.  Хәзер Мәликә сеңлем әнием белән яши. Җиденчегә бара инде.

Яшел Үзәндә яшәүче Дилбәр Дәминова да фаҗигадә туганнарын югалта. Апасының улы белән, килене ялга дип китеп, кире кайтмый. Киленнәре улы Алмазга иптәшкә бәби дә көткән була әле.

– Шушы Алмаз улыбыз булмаса, бу кайгыны ничек күтәрер идек. Аллага шөкер, Алмаз зур егет булып үсеп килә. Озын гәүдәле, чибәр. Бию түгәрәгенә йөри. Әтисе белән әнисе күрсә, сөенерләр иде, – ди ул. – Фаҗига безне берләштерде. Авыр чакта бар туганнар янәшә булдык. Сабый ятимлекне сизмәсен өчен тырыштык. Сеңлем Ильмира белән киявебез Альберт гаиләсе дә Алмазны үз итеп, яратып яши. Улыбыз инде еламый, барысын да аңлап, әти-әнисе, әби-бабасы, якыннары горурлансын дип яши.

Арча районының Зур Бирәзә авылында яшәүче Сания Мифтахова фаҗигадә улы белән киленен югалта. Ана күңеле сизенә ул чакта. Улы Илнур да алдагы көнне начар төш күрә. “Әни, болганчык су күрдем”, – ди. Әнә шуңа да Сания апаның аны бер дә җибәрәсе килмәгән.

– Киленем эшкә чыгам дигәч, кечкенә оныгымны карап тордым. Ул чакта балага 1 яшь тә 3 ай гына иде әле. Йә кодагыйның, йә минем ярдәм иттек. Аннары алар улым белән теплоходта йөреп кайтабыз, диделәр.  Бер дә Илнурның китүен теләмәдем. Йөрәгем сизенде. Улым да минем борчылганны аңлады. “Бер тапкыр барам да, башка бармыйм”, – диде. Шулай булды да. Фаҗига җиткән көнне генә түгел, ел әйләнсендә читен миңа. Бик тә балаларны сагынам. Ачы хәсрәтләр белән яшәүдән дә авыр юк икән, – ди ул.

Кем белән сөйләшсәң дә юатыр сүзләр табу кыен. Сүзләр артык та монда. Бер генә теләк – күргәннәргә сабырлык телик. Һәркемнең үз язмышы, хәсрәт дигәнең берләштерә…  Якыннарын югалтканнар көчле булырга өйрәнгән. Күбесе оныклар хакына күз яшьләрен эчкә йота.

Сүз уңаеннан, Быел “Булгария” теплоходы баткан көнне, 10 июльдә Иделдә чактан гына янә фаҗига булмый кала. Казанның Аракчино бистәсе янәшәсендә теплоход суга бата. Бәхеткә, пассажирларны тиз коткаралар. 34 кеше исән-сау ярга чыгарыла. Әлегә фаҗиганың нечкәлекләрен тикшерәләр.

Исегезгә төшерәбез, “Булгария” фаҗигасе 2011 елның 10 июлендә 13 сәгать 30 минутлар тирәсендә Куйбышев сусаклагычының Сөйки авылы (Кама Тамагы районы) янында килеп чыга. Казан – Болгар – Казан маршруты буенча сәяхәткә чыккан теплоходта булган 201 кешенең 79ы исән кала. 122 кеше үлә, аларның 28е – балалар. 2012 елның 10 июлендә яр буенда һәлак булучылар истәлегенә хәтер комплексы ачыла. Анда мәчет һәм часовня урнашкан.

Гөлгенә Шиһапова

Фото: ks86.ru


Фикер өстәү