Төнлә адекват булмаган ир-ат балалар лагерына кереп бер кызны үбә башлаган

Бүген төнлә Ульяновсктагы балалар лагерына адекват булмаган ир-ат бәреп кергән. Билгесез зат, бернинди кыенлыкларсыз, икенче катка күтәрелә. Анда бу вакытта 11 отряд (9-10 яшьлек балалар) булган.

Ир башта кызлар бүлмәсенә керә. Ул аларны уята, кычкыра башлый, сүгенә, юрганнарын тартып ала. Бер кызны түшәктән этеп төшерә, икенчесен үз кызы дип кабул итеп, кочаклый һәм үбә башлый. Шуннан соң ул малайлар бүлмәсенә керә. Ул аларны уятып бер линияга тезеп бастыра һәм тешләрен чистартырга мәҗбүр итә. Кайбер балаларга сугуы да билгеле.

«Волжанка» сәламәтләндерү лагере Ульяновск районының Ундоры авылында, өлкә үзәгеннән 40 чакрым ераклыкта урнашкан.

Хәзерге вакытта полиция ир-атны эзли, тикшерү эшләре башланган.


Фикер өстәү