«Ак Барс» Кытайда җиңелгән

Бүген «Ак Барс» командасы Кытайның Пекин шәһәрендә «Куньлунь Ред Стар» хоккейчыларына каршы уенда җиңелде. Уен 3:1 исәбе белән төгәлләнде.

«Ак Барс» һөҗүмчесе Михаил Глухов Континенталь хоккей лигасында 500нче һәм «Ак Барс»та 300нче уенын үткәрде.

Беренче период. Җиденче минутта юбиляр Михаил Глухов исәпне ачып җибәрде (0:1).

Икенче периодУналтынчы минутта Кытай командасы уенчысы Адам Крэкнелл исәпне тигезләп куйды (1:1). Бер минут та үтмәде, Тревор Мёрфи «Ак Барс» капкасына икенче алканы кертте (2:1).

Өченче период. Уенның соңгы секундларында «Куньлунь Ред Стар» уенчысы Жильбер Брюле буш капкага гол кертте (3:1).

Командалар составы:

«Куньлунь Ред Стар»:

Смит (Грубец)

Ип − Крэкнелл — Брюле, Мёрфи − Спроул;

Вон − Локхарт — Фу, Челиос − Бартли;

Шинкарук − Уэрек — Мэги, Осипов − Шустр;

Дефацио − Кейн − Смит-Пелли.

«Ак Барс»:

Билалов (Рейдеборн);

Кара — Азеведо — Петров, Виртанен — Викстранд;

Дыняк — А. Галимов — Зарипов, Юдин — Рукавишников

Э. Галимов — Глухов — Фрэттин, Яруллин — Журавлёв;

Санников — Воронков — Ли (Кара), Аверин — Хенк

21 гыйнвар көнне 19:30 сәгатьтә «Ак Барс» Мәскәүдә «Динамо» командасы белән очрашачак.


Фикер өстәү