Ел студенты Камолиддин Бобохонов: “Татарстанга да, Үзбәкстанга да файдалы булырга телим”

Быел “Ел студенты” бәйгесенең 15 еллык тарихында беренче тапкыр чит ил студенты җиңү яулады. Үзбәкстан егете Камолиддин Бобохонов ни өчен Татарстанны сайлавы, чит ил студентларын,  бүгенге яшьләрне борчыган проблемалар турындагы фикерләре   белән  уртаклашты.

– Ничек итеп студент булып  китүең турында  сөйлә әле. Югары белем алу өчен ни өчен нәкъ менә Россиягә килергә булдың?

– Россия белән Үзбәкстан – тарихи һәм күпмедер дәрәҗәдә икътисади яктан бәйле дәүләтләр. Ташкентта Бөтенроссия фән һәм мәдәният үзәге дә бар. Биредә яшьләргә спорт, сәнгать, фән өлкәсендә белем бирү белән шөгыльләнәләр. Моннан тыш, үзәктә чит ил студентларын Россиягә җәлеп итү буенча да актив эшчәнлек алып барыла. Биредә мин Россия тарихы, рус теле һәм әдәбияты буенча бер еллык бушлай курслар үттем һәм Россия хөкүмәте квотасына имтиханнар тапшырдым. Нәтиҗәдә  Россиянең кайсы да булса югары уку йортында белем алу мөмкинлегенә ия булдым. Ә Казан, Мәскәү яки Санкт-Петербургтагы уку йортларының берсендә уку минем хыялым иде.

–  Татарстанны,  КФУны үзең теләп сайладыңмы?

– Әлбәттә. Минем Татарстанда укуым очраклы хәл түгел. Әзерлек курсларыннан соң без үзебез теләгән алты югары уку йортын әйтергә тиеш идек. Исемлеккә мин беренче итеп КФУны яздым. Бу исә өстенлекне нәкъ менә шушы уку йортына бирүемне аңлата иде. Югары белем алу өчен Татарстанны сайлавымның сәбәпләре байтак. Беренчедән, биредәге менталитет һәм мәдәният миңа якын булып тоелды. Моннан тыш, Татарстанда яшьләр өчен мөмкинлекләр күп булуы да мәгълүм иде.  КФУда, чыннан да,  искиткеч яхшы инфраструктура. Анда белем алучылардан студентлар өчен каралган яшәү урыны, төрледән-төрле проектлар, бәйгеләр турында да күп ишетергә туры килде. Менә шулар барысы да Казанга җәлеп итте. Россия хөкүмәтенең квотасына эләгеп, КФУ студенты булгач, бик сөендем һәм бүген дә Татарстанны сайлавыма үкенмим.

– Татарстанга, чит төбәккә укырга керү турындагы карарыңны әти-әниең ничек кабул итте?

– Башта алар мине читкә җибәрергә теләмәде. Без гаиләдә өч бала – абыем, мин һәм сеңлем. Мин укырга керергә җыенып йөргәндә, абыем да Россиядә белем ала иде. Әти-әнием киләчәктә Үзбәкстанда үзләре генә калудан курыкты. Кызганыч дип әйтимме, аларның фаразлары тормышка ашты: хәзер сеңлем дә Россиядә. Әмма әйдәп баручы регионда бушлай уку мөмкинлегенә ия булуымны белгәч,  ризалаштылар.

–  Чит ил студенты буларак үзеңә карата аерым мөнәсәбәт тойганың булмадымы? Гомумән, читтән килгәннәргә бездә белем алу авырмы?

– Чит ил студенты, башка милләт вәкиле булуым аркасында үз адресыма бер генә дә кимсетү, кыерсыту сүзе дә ишетергә туры килмәде. Киресенчә, Үзбәкстаннан булуымны белгәч,  бездәге менталитет, аеруча үзбәк пылавы белән кызыксына башлыйлар. Башка студентлар белән дә шулай ук. Үзеңне тәрбиясез итеп күрсәтмәсәң, әлбәттә. Авырлыкларга килгәндә, тел мәсьәләсен әйтергә кирәктер. Шәхсән үзем өчен проблемалар тумады, чөнки  балалар бакчасында рус төркеменә йөрдем, мәктәптә тә шулай ук русча укыдым.

– Гомумән студентлар турында сөйләшсәк,  бүген аларны нинди проблемалар борчый?

– Бүген һәркем мөмкинлекләре күбрәк булган саен, тагын да күбрәк тели. Яшьләр, студентлар да искәрмә түгел. Иң еш бирелә торган сораулар матди ярдәм күрсәтү һәм җәмәгать транспортында йөрүгә кагыла. Моннан тыш, студентларны, аеруча түләп укучыларны белем бирү сыйфаты да борчый.

– Яшьләр өчен Татарстанның нинди уңай якларын атар идең?

– Иң беренче чиратта  яшьләрнең күп булуын әйтер идем. Бу исә – яшьләр өчен эш урыннары һәм яңа проектларны тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр җитәрлек дигән сүз.  Һөнәрле кеше монда югалмый. Өстәвенә Татарстан башка төбәкләргә караганда һәрвакыт бер адым алда бит. Бу барлык өлкәләргә дә кагыла. Монысы  да яшьләрне җәлеп итүче фактор булып тора, минемчә.

– Студентлар, уку йортларыннан тыш, республика тормышы   кайсы яклары белән ошый?

– Мин биредәге атмосферага гашыйк. Башка төбәкләр белән чагыштырганда, Татарстан халкында бердәмлек, ватанпәрвәрлек көчле. Моннан тыш, хакимият һәм хөкүмәтнең халыкка карата мөнәсәбәте дә башкача. Аларның халык өчен тырышуларын хуп күрәм. Архитектураның таң калдыруы турында да әйтми булдыра алмыйм. Аеруча Казан ошый. Биредә әүвәлге биналар заманча реконструкциядән соң да үз йөзләрен саклап калган.

– Ел студенты исеменә лаек булу  җиңел генә  бирелмәгәндер?

– Дөресен генә әйткәндә, мин “кайный” торган өлкә бернинди керем дә китерми һәм без бары тик “рәхмәт” сүзен ишетү өчен генә эшлибез. Хезмәт тиешенчә бәяләнмәгән чакта, бу тир түгүләр юкка китә кебек тоела. Әлеге җиңүгә мин бик озак килдем һәм  барысын да ташлап китәсе килгән вакытлар да булгалады.  Мондый вакытларда мин үз-үземә: “Җиңә башлагансың икән, тукталма”, – дия идем. Өстәвенә, әйләнә-тирәмдә  бик актив, үз максатларына тугры кешеләр күп. Бу да мине һәрвакыт рухландыра.

– Син хәзер дөньяның теләсә кайсы югары уку йортында белем алу мөмкинлегенә ия. Ләкин укуны тәмамлаганнан  соң Татарстанга кайтырга кирәк булачак. Кире кайтырга теләгең бармы?

– Бәйгедә катнашканчы ук, ким дигәндә алдагы ун елымны Татарстанда үткәрергә планлаштыра идем. Шуңа күрә, кирәк булганга гына  түгел,  бирегә, һичшиксез, бик теләп кайтачакмын. Шул ук вакытта  туган илемә дә файдалы булырга телим. Нәкъ менә шушы максаттан Татарстан һәм Үзбәкстан арасындагы хезмәттәшлекне ныгыту турында хыялланам. Уртак проектлар булдыру, шулай ук мондагы тәҗрибә белән уртаклашу теләге көчле. Чөнки Үзбәкстанга күп өлкәдә нәкъ менә тәҗрибә җитми. Тагын бер максатым – дипломатик эшчәнлек белән шөгыльләнү. Алга таба нәкъ шушы өлкәдә белем алырга теләр идем.

Әңгәмәдәш – Лилия Гыймазова


Фикер өстәү