Генерал Хохорин оешкан җинаятьчелек турында: “Күтәрелсәләр, көн күрсәтмәбез!»

Оешкан җинаятьчелек, заманча технологияләр ярдәмендә алдау һәм урлау очраклары, наркотикларга каршы көрәш. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының коллегия утырышында төп игътибар бирелгән мәсьәләләр әнә шулар булды. Җыелышта 90 нчы еллардагы хәлләр кабатланмасын өчен нинди чаралар күреләчәге турында сөйләштеләр. Проблеманы яшереп калдырып булмаячак.

Министр Артем Хохорин барлык юнәлешләрне телгә алса да, аның чыгышында төп сүз оешкан җинаятьчел төркемнәргә каршы көрәш турында булды. Генерал 20 ел эчендә мондый төркемнәрнең 600 әгъзасын төрмәгә утыртуларын, 20сенең гомерлек җәза алуларын искә төшерде. “Без оешкан җинаятьчелекне “идән асты”на качарга мәҗбүр иттек. Әмма икътисади, иҗтимагый һәм башка сәбәпләр аркасында алар кабат баш калкытырга маташа”, – диде ул. Шунысы игътибарга лаек: соңгы вакытта төрле төркемнәр арасында булган бәрелешләрне полиция вәкилләре оешкан җинаятьчелек белән бәйләү ягында түгел иде. Бу юлы исә министр шау-шулы очракларны санап чыкты һәм кистереп әйтте: “90 нчы елларга кире кайту булмаячак. Күтәрелергә маташалар икән, теләсә кайсы төркемнең башын кисеп атачакбыз”. Элек хөкем ителгән һәм утырып чыкканнар күзәтүсез калмаячак. Артем Хохорин яшереп тормады: ул оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш бүлекләренең эшчәнлегеннән канәгать түгел. Алардан үзгәрешләр таләп итте. Югары дәрәҗәдә бер үзгәреш бар инде. Заманында Татарстан эчке эшләр министрының беренче урынбасары булып эшләгән һәм оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәштә алгы сафларда торган Ринат Тимерҗанов хәзерге министрның киңәшчесе итеп билгеләнде.

Җинаятьчелек дөньясындагы әйдаманнар һәм “законлы карак”ларга көн күрсәтмәячәкләре турында сөйләгәч, генерал Хохорин үсмерләрдән тупланган төркемнәр мәсьәләсенә аерым тукталды. Әйтик, Чаллыда гына криминаль тормыш белән башы әйләнгән 8 төркем барлыгы ачыкланган. Андый куркыныч башка калаларда да бар. Сүз уңаеннан, узган ел Татарстанда балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган җинаятьләр саны 13 процентка арткан. Алар тарафыннан 4 кешенең гомере өзелгән. “90 нчы еллардагы җинаятьчел төркемнәр әнә шундый үсмерләр өерләреннән башланды”, – дип искә төшерде министр һәм бүген ниләр эшләргә кирәклеген әйтте. Җинаятьчеләрне эзләү бүлекләрендә махсус бүлекләр булачак. Әмма күзәтеп һәм җәза биреп кенә хәлне үзгәртеп булмый. Дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар игътибарны күбрәк тәртип бозмаган үсмерләргә бирә. Хохорин башкаларны да онытмаска чакырды. “Дәшми калырга кирәкми, проблеманы бергәләп хәл итәргә кирәк. Саннар артуга караганда, вакытында чарасын күрмәү куркынычрак”, – диде ул.

Хокук сакчыларының эшенә уңай бәя биргәч, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та оешкан җинаятьчелек мәсьәләсенә аерым тукталды. “Соңгы елларда аларның активлаша баруы күренә. Уртак чаралар күрергә кирәк. Татарстан Иминлек советының март-апрель айларында узачак утырышында да бу мәсьәләдә катгый карарлар кабул ителәчәк. 90 нчы елларның кабат әйләнеп кайтуына юл куярга ярамый”, – диде ул. Рөстәм Миңнеханов үсмерләр җинаятьчелеге, экстремизм, коррупция мәсьәләренә аерым игътибар итәргә кушты. “Халыкның ышанычы һәм инвесторларны җәлеп итү әнә шуңа да бәйле”, – диде ул.

Гомумән алганда, былтыр Татарстанда 49839 җинаять теркәлгән. Алдагы елда исә 43586 булган. Министр Артем Хохорин бу хәлне мәгълүмат технологияләре һәм интернет ярдәмендә кылынган җинаятьләр саны арту һәм андый очракларның сигез меңгә җитү белән аңлатты. Мондый җинаятьләр бары өч төбәктә генә күбрәк теркәлгән. Хохорин әйтүенчә, элек күбрәк өлкән яшьтәгеләр зыян күрсә, хәзер барысы да, хәтта банкта эшләүчеләр дә алдана. Интернет аша Татарстанда көн саен 30 кешене төп башына утырталар, атна саен 10 миллион сум күләмендә зыян салалар.

Аның каравы кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу кебек очраклар кимегән икән. Татарстанда 100 мең кешегә 1278 җинаять очрагы туры килә. Бу сан Идел буе федераль округындагы һәм Россия күләмендәге күрсәткечләрдән кимрәк. Республика халкы үзен хокук сакчылары тарафыннан якланган дип хис итә. Узган ел ил күләмендә уздырылган сораштыруда әнә шул ачыкланган. Уңай җавап бирүчеләр саны буенча республика ил төбәкләре арасында җиденче урынны алган.

Илнар ХӨСНУЛЛИН

2019 елда полиция хезмәткәрләре 586,7 кило наркотикны кулга төшергән. Базардагы бәясе 2,5 миллиард сум дип бәяләнә. Законсыз әйләнештән 136 данә утлы корал алынган.


Фикер өстәү