Казанда Яңа ел чыршыларын кабул итү пунктлары эшли башлаячак

Җомга көнне, 10 гыйнварда, Казанда Яңа ел чыршылары кабул итү буенча ике пункт эшли башлаячак. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

31 гыйнварга кадәр казанлылар махсус контейнерларда чыршы, нарат һәм пихта, шулай ук киселгән чыршы ботакларын калдыра алачак. Кабул итү пунктлары: Гадел Кутуй урамы, 160 йорт (Идел буе экологик компаниясе офисы янында) һәм Җиңү Проспекты, 141 йорт (сәүдә үзәгенең кышкы бульвары территориясендә) адреслары буенча тәүлек әйләнәсе ачык булачак.

«Җыелган барлык агачларны да фермер хуҗалыкларына озатачаклар, анда аларны хайваннар һәм кошларга җылы булсын өчен аяк асларына җәячәкләр», – диделәр мэриядә.

Яңа ел агачларын мишурадан һәм бизәнү әйберләреннән чистартырга кирәк. Аларны физик затлардан гына кабул итәчәкләр. Юридик затлар һәм берләшмәләр 8-987-413-54-75 телефоны буенча зур партия чыршылары кабул итү шартларын төгәлләштерә ала, дип хәбәр итә Идел буе экологик компаниясе матбугат хезмәте.

Мондый акция Казанда беренче тапкыр гына оештырылмый. 2019 елда 4 тоннадан артык чыршы кәҗәләр өчен азык булды.


Фикер өстәү