Татарстан Баш приставының элеккеге урынбасары вафат

Татарстан Республикасы Баш приставының элеккеге урынбасары Флорид Галиханов 72нче яшендә вафат булды. Бу хакта Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Флорид Галиханов 1948 елда Башкортстанның Иске Тимкино авылында туа. 1975 елда ул Казан дәүләт университетын, ә 1991 елда КПСС Үзәк Комитеты иҗтимагый фәннәр академиясен тәмамлый.

Хезмәт эшчәнлеген ул педагог буларак башлый. Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайткач, Флорид Галиханов дәүләт хезмәтенә керә.

20 ел дәвамында ул ТР юстиция министры урынбасары, РФ Юстиция министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары һәм Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкарды.

2012 елдан Флорид Галиханов Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе ветераннар советын җитәкли. Аның җитәкчелегендә Совет приставлар хезмәте тарафыннан илдә иң зур һәм иң яхшыларның берсе булып танылды.

Галиханов бик күп дәүләт бүләкләре, һәм «Ватан алдындагы казанышлары өчен» медале белән бүләкләнде, «Татарстан Республикасының атказанган юристы» мактаулы исеменә ия булды.

Флорид Галихановның хезмәттәшләре билгеләп үткәнчә, ул алар өчен һөнәри өлкәдә дә, кеше сыйфатында да ориентир булып хезмәт иткән, югары профессиональлеге, оештыру сәләте һәм кешеләргә игътибарлы булуы белән аерылып тора. Эш дәверендә Флорид Галиханов Татарстанның мәҗбүри башкару системасы үсешенә зур өлеш кертте.


Фикер өстәү