Казаннан Кытайга гуманитар ярдәм җибәрделәр

 Казаннан Кытайга 5 тоннадан артык гуманитар йөк җибәргәннәр. Бу турыда «Казан» аэропорты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Airbus A330-300 самолеты Саньяга медицина битлекләре китергән.

27 гыйнвардан республикадан Кытайга туристлар җибәрү вакытлыча туктатылды. Хәзер туристларны планлы режимда чыгару гына гамәлгә ашырыла, Санья аэропортыннан Казанга соңгы рейс 4 февральгә планлаштырылган.

2019-nCoV авыруы таралуы сәбәпле, Россия бөтен чик буйлап көчәйтелгән санитар контроль кертте. Аэропортларда Кытай пассажирларында куркыныч авыру билгеләрен тикшерәләр. Килүчеләрнең барысын да махсус прибор ярдәмендә тән температурасын тикшерәләр.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын коронавирусны читтән кертү куркынычын булдырмау өчен чаралар турында мәгълүматлаштыруны йөкләде.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, 2019-nCoV коронавирусын һава-тамчы юлы белән генә түгел, күзгә пычрак кул белән кагылып та йоктырырга була.


Фикер өстәү