Татарстанда 208 мең укучы бушлай туклану белән тәэмин ителәчәк

Киләсе уку елында Татарстанда кече сыйныфта белем алучы 208 мең укучы бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителәчәк. Хәзер бюджетны исәплиләр. Бу турыда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

«Хәзер федераль органнар белән берлектә башлангыч сыйныф укучылары өчен бушлай туклануның гомуми бәясен исәплиләр. Барлык мәктәпләр дә азык-төлек белән тәэмин ителгән, бары тик 97 мәктәпкә генә ризык таратыла, калган мәктәпләрдә ризык әзерләү өчен шартлар бар», диделәр министрлыкның матбугат хезмәтендә.

Хәзерге вакытта 1-4 сыйныф укучыларының 97 процент чамасы кайнар ризык ала. Шул ук вакытта кече сыйныф укучыларының күпчелек өлеше мәктәптә көненә ике тапкыр ашый.

РФ Президенты Владимир Путин киләсе уку елыннан Россиянең барлык кече сыйныф укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү бурычын Федераль Җыенга еллык Юлламасында куйды.


Фикер өстәү