Марат Әхмәтов: Батыр сатып-сатылып йөри торган әйбер түгел ул

Көрәштә артта калган районнарны ничек селкетергә? «ВТ» хәбәрчесе белән әңгәмәдә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан көрәш федерациясе Президиумы рәисе Марат Әхмәтов бу хакта үз фикерен җиткерде:

– Президенттан федерация белән җитәкчелек итү тәкъдиме булгач, эчке резервларны яңадан бер кат барлау фикере килде. Менә шуның белән шөгыльләнегез, ә без сезгә шуны бирәбез, дип кызыксындырып түгел, ә татарлыгын, көрәш дәртен уятып. Бик күп эшләрнең нәтиҗәсе район башлыкларының мөнәсәбәтеннән тора. Инде без халык өчен хезмәткә куелганбыз икән, күңелләренә үтәрлек итеп, нишләп соң бу эшкә шулай салкын карыйбыз, дигән фикерне җиткерергә исәп. Теләк, әйдәкләп җибәрү кирәк. Үзагымына куелган булса, бер генә эшнең дә нәтиҗәсе булмый. Аны кемдер оештырып, көйләп алып барырга тиеш. Нәтиҗәсе булыр дип уйлыйм. Үзебез канәгать булмаган 15ләп район буенча анализ ясадык. Әйтик, 80 процент халкың татар булып, районыңда көрәш буенча ничә түгәрәк-секция эшли? Алар белән кызыксынучы бармы? Нәтиҗәләре ничек? Бер-беребезне аңларлык итеп сөйләшү юлы белән район башлыкларына аерым мөрәҗәгать итәргә җыенам. Бераз вакыт узгач, нинди чара күрдегез, дип, кабат исләренә төшерергә исәп.

Ул чаралар арасында бер районнан икенчесенә күчеп йөрүче Сергей Павликны чакыру алымы да булмасмы?

– Андый алымны хупламыйм. Әле соңгы ярышларның берсендә, бер район башлыгының артык активлашып китүен күреп, көрәшчеләрне сатып алып кына республика ярышларында командасын беренче итәргә уйламый микән бу егет, ниләр эшләп яталар икән дип, федерациянең башкарма директоры Равил Хәйруллинны шунда юлладык. Безнең бәхеткә, бик нык эшләп яталар икән. Көрәшчеләрне районның үзендә булдырырга кирәк. Әлбәттә, тормыш булгач, төрле хәлләр булырга мөмкин. Әйтик, башка җирдә мөмкинлекләр таба алмаганлыгы аркасында аптыраганнан мөрәҗәгать иткән егетне эш урыны, торак белән тәэмин иткәннәр икән, андыйларны тыңларга ярый. Ә инде быел монда, киләсе елда тегендә, аннары тагын башка районга сикереп йөрүчеләрне хупламыйм. Чын батыр андый булырга тиеш түгел. Сатып-сатылып йөри торган әйбер түгел ул.

Әңгәмәнең тулы вариантын «ВТ»ның 17.01 чыгачак җомга санында укый аласыз 

Фикер өстәү