Рөстәм Миңнеханов «моношәһәр» терминыннан баш тарту тәкъдимен хуплады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «моношәһәр» терминын кулланудан баш тарту тәкъдимен хуплады. Телекүпер барышында шундый инициатива белән РФ ВЭБ дәүләт корпорациясе рәисе Игорь Шувалов чыгыш ясады.

«Моношәһәр» сүзеннән баш тартырга вакыт. «Үсеш шәһәрләре» яки «инновацион шәһәрләр»гә күчү, мөгаен, дөрес булыр», – диде Миңнеханов.

Бүгенге көндә Татарстанда моношәһәрләр дип танылган җиде торак пункт исәпләнә. Аларны алга таба үстерү өчен республика Моношәһәрләрне үстерү фондына гаризалар әзерли.

Телекүпер вакытында РФ ВЭБ башлыгы «моношәһәр» термины кимсетүле яңгырый, дигән фикер белдерде.


Фикер өстәү