«Тырышлык кирәк, әмма акча, дәүләттән ярдәм булмаса, ерак китеп булмый»

Уңышка ирешү өчен тырышлык кына җитми. Илдә яшәүчеләрнең яртысыннан артыгы шундый фикердә. Россия Фәннәр академиясенең социология институты үткәргән сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, ил халкының 52 проценты уңышка хезмәт һәм тырышлык түгел, беренче чиратта кемнеңдер кеме булу китерә дип саный. Респондентларның 48 проценты озак вакыт тырышып эшләү тормышның яхшыруына китерәчәгенә өметләнә. Сораштыруда катнашучыларның 63 проценты, кешедә бары тик намус белән эшләп алган хезмәт хакы гына булырга тиеш, дип белдергән. Респондентларның 37 проценты акчаның исе булмый дигәнрәк фикердә тора. Ә сез ничек уйлыйсыз: уңышка ирешү өчен тырышлык кына җитәме?

Гүзәл Шаһидуллина, Казанның 19 нчы музыка мәктәбе укытучысы:
– Мин уңышка бары тик тырышлык аша гына ирешеп була дигән фикердә. Бәхет елмайды дигән сүз белән килешмим. Бүген елмаер ул, ә иртәгә? Еш кына балалар уен кораллары белән шөгыльләнә башлагач, тиз генә уңыш килер дип уйлыйлар. Бәйгеләрдә түбән урын алсалар, күңелләре төшә. Әмма нинди генә уен коралында уйнасаң да, тырышмыйча булмый. Әйтик, баянда уйнарга өйрәнү. Ул – катлаулы процесс. Бала сәләтле генә түгел, нык характерлы, максатына ирешә торган булырга тиеш.

Гөлия Асылханова, Нурлат районының Иске Әмзә авылы фермеры:
– Тырышлык кирәк, әмма акча, дәүләттән ярдәм булмаса, ерак китеп булмый. Әгәр грант отмасак, без дә крестьян-фермер хуҗалыгыбызны киңәйтә алмаган булыр идек. Сыерлар асрый башлагач, авылда печән табу проблемасы килеп басты. Шуннан соң җир алырга мәҗбүр булдык. Билгеле, техникасыз аны эшкәртеп булмый. Гариза язып, 1,5 миллион сумлык грант оттык. Бу акчага техника сатып алдык. Бүген 26 баш эре терлек асрыйбыз. Көнгә 139 литр сөт савабыз. Аны авылга килеп җыялар.

Ләйлә Гарипова, кул эшләре остасы (Арча):
– Гомерем буе тырышам. Миңа беркайчан да тиктомалдан гына бәхет елмаймый. Тормышта да эш яратуым ярдәм итте. Иң элек дуслар, туганнар өчен урын-җир комплектлары тегә башладым. Ә аннары түбәтәй, калфак чигәргә өйрәндем. Күбрәк милли төсмерләр белән эшләү ошый. Тырышлыгым бушка китмәде, мин бүген – үзмәшгуль. Киләчәктә эшемне тагын да киңәйтәсем килә. Кул эшләремне чит илләрдән сорап язалар. Җиңел генә акча эшләү юлын эзләсәң, ирешкән уңышның рәхәте булмый. Миңа һәр таккан төймәм кадерле. Иң мөһиме – тырышлыгымның юкка булмавына сөенәм. Кая барсам да, үзем теккән киемнәр белән каршы алалар. Иң рәхәте әнә шул.

Илгиз Шәкүров, журналист:
– Талантка караганда, тырышлык күбрәк кирәк. Сәләтле кешеләр күп, әмма, өйдә генә ятып, “мин сәләтле” дип кенә әллә нинди дәрәҗәләргә ирешеп булмаячак. Элемтәләрсез генә уңышка ирешеп булмый дигән сүздә дә хаклык бар анысы. Моннан башка ниндидер юллар ябык була. Элемтәләр булдыру да шул ук тырышуга керә әле ул. Тырышмыйча аларны куллану да мөмкин түгел. Элемтәләрне булдыру өчен юл табу, яңа кешеләр белән танышу, аларны саклап калырга да шактый көч кирәк.

Тәнзилә Идиятуллина, сыер савучы (Кукмара):
– Бу сорауга болай дип җавап биреп була: “Минем әти – көтүче, менәр идем айга, булса арттан этүче”. Мин аны ничә еллар буе кабатлап йөрим һәм ул дөреслеккә туры килә дә. Заманасы шундый. Үз тырышлыгы белән үрләр яулаган кешеләрне күрмиләр. Үземнең дә бер ярышта катнашып караганым булды, ләкин нәтиҗәсез, шуннан чыгып бәялим. Халыкның 100 процентының 20 проценты гына үз тырышлыгы белән ниндидер дәрәҗәгә ирешә ала.

Сөмбелә Вәлиәхмәтова, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге хезмәткәре:
– Бик тырыш, сәләтле булсаң да, элемтәләрең булмаса, уңышка ирешеп булуы икеле. Тәгаен ирешмисең, димим, могҗизалар була ул, кемнәрнедер күреп калалар. Хәер, күрәләр дә, әлеге дә баягы үз элемтәләре аша алга таба үстерәләр. Бу гел гадел булмый, ниятләре яхшы булганнар да бу системадан файдаланадыр дип ышанасы килә. Кыскасы, уңышка ирешү өчен сәләт тә, элемтә дә, әрсезлек тә кирәк. Тигез микъдарда. Миңа уңыш никтер кияүгә чыкканчы гына елмайды, карьера мәсьәләсендә әйтүем. Ир хатыны булгач, әрсезлек сүрелде.


Фикер өстәү