Җиләк-җимеш аша коронавирус йоктырып буламы? Биология фәннәре докторы җавап бирде

 Коронавирус бары тик һава-тамчы юлы белән һәм авыру хайван яки кеше белән элемтә булганда тарала, шуңа күрә җиләк-җимеш һәм яшелчәләр аша йоктыру мөмкин түгел диярлек. Бу хакта Андрей Кузьминга интервьюда вирусолог һәм биология фәннәре докторы Альберт Ризванов сөйләде.

«Вирус һава-тамчы юлы белән һәм кешеләр белән аралашу вакытында тарала. Шуңа күрә шул ук банан аша авыру аңа төчкергән очракта гына йоктырырга мөмкин», — диде биолог.

Хәзерге вирусның табигый резервуары — хайваннар, ә үсемлекләрдә ул исән калырга сәләтле түгел.


Фикер өстәү